Милләтебез төрле хәлләр, вакыйгалар, фаҗигаләр кичергән. Төрле сугышлар, кан коюлар, югалтулар, ачы күз яшьләре милләтебезнең битен юган. Шундый сәхифәләрнең берсе – Әфган сугышы.Бу коточкыч вакыйгаларга 1989 нчы елның 15 нче февралендә нокта куела.15 нче февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.1979 елларда игълан ителмичә генә башланып киткән Әфган сугышы күпкенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, япь-яшь ир-егетләрнең язмышларын үзгәртте. Республикабыздан 10 меңгә якын егетеләре тыныч тормыштан , Әфганистан җирлегенә барып, чүлләр, тау-таш арасында, бөтен авырлыгын һәм газапларын, кайгы-хәсрәтләрен үз җилкәләрендә татыган солдатлар. Шул сугышта Татарстаннан 9570кеше катнаша, 233 сугышчы һәлак була, 536 кеше яралана. Әфган сугышында катнашканнар арасында безнең авылдашларыбыз да бар.Әлмәт районы Түбән Абдул һәм Елховой авылларыннан барлыгы 20 ир-егете Әфган сугышына китә.
Менә алар: Миникәев Ринат, Шавалиев Равиль, Гаффаров Фәрит, Куштанов Фәрит, Губаев Фәрит, Гимаев Искандәр, Салахов Фәргать,Латыйпов Малик,Бакиров Рәфис,Галиаскаров Ришат, Фаварисов Рафик,Гарифуллин Исмәгыйль, Сафин Фәндәс, Төхватуллин Фаргать, Гильманов Ирек , Шаймарданов Фәргать, Закиров Рафик, Сәльманов Акдәс, Кадыров Рамиль, Фассахов Гөмәр.Бәхеткә алар барысыда исән сау булып туган авылларына әйләнеп кайталар.
Шуларнын берсе, Галиаскаров Ришат Рәҗәп улы турында, аның тормыш иптәшеннән ишеткәннәрне язып үтәсе килә.Ул 1983-1985 елларда Әфган сугышында катнаша.Пакистан чигендәге Кандагар шәһәрендә , шунда урнашкан частьнең хәрби машинасында хезмәт итә.Шинданд шәһәрләреннән Кандагарда урнашкан гвардейский бригадасына машиналар өчен, сугыш техникасы өчен ягулык ташый. Шул шәһәрләрдә еш кына атышка эләгә.Шундый көннәрнең берсендә тау сырты аша үткәндә душманнар колонныга һөҗүм итә. Атыштан исән калып шул тау сыртында частьләренә кайта алмыйча, аның кунган төннәре дә шактый була. Кушка шәһәрендә 60 көннән артык карантинда торырга туры килә. Иписез, көнгә берничә шикәр кадәрле сухари һәм бәрәнге боламыгы гына ашарга була. Авылда үскән, ипине сындырып ашарга өйрәнгән егетләргә бу бик авыр була. Көннең кызуы 55 градуска җитеп, тау – таш арасында көчле атышлар астында суга тилмереп иреннәре ярылып беткән чакларны,яралы иптәшләренең авызларына тамызырга бер бөртек тә су таба алмаган чакларын, күз алдында үлгән якташларының үлемнәрен, әсирлеккә эләккән сугышчыларның нинди җәзалар кичергәнен аларның берсенең дә исенә төшерәсе килми. Чөнки ул вакыт йөрәкләргә уелып тирән эз калдырган авыр хатирәләр вакыты.
Әфган сугышы барлык милләт кешеләре өчен дә уртак.Күп йортларга кергән аның кайгысы. Бу афәт күпме яшь гомерләрне өзде, әти-әниләренә күтәрә алмаслык авыр кайгы китерде. Сугышта катнашучылар гына түгел, без, бүгенге яшьләр, киләчәк буын - бу вакыйганы онытырга тиеш түгел. Көннәр тыныч, күкләребез аяз булып, атыш тавышларын ишетмичә яшәргә язсын иде. Киләчәктә җир йөзендә сугышлар кабатланмасын!
