90 яшь - гомер бәйрәме

Гаҗәеп кешеләр бар безнең янәшәбездә.  Бүген сезне шуларның берсе Зөфәрова Мәдинур Сәлах кызы белән таныштырып  утәсе килә.

Мәдинур апа 1930 елның 10 сентябрендә элек Чирмешән районына караган Әлмәт районы Елховой авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә соңгы бала булып  дөньяга килә.

Әтисе Сәлах авылның оста чабатачысы була, ул үргән чабаталарын Елховойның атаклы базарынада сатып гаиләсен туендырыр –киендерер өчен акча эшләгән. Ул заманнарда бер пар чабата өч сум торган.

Мәдинур әбинең  бала чагы бик матур үтә, ә менә унбиш яшен тутырып килгәндә  ил өстенә  кеше җилкәсе  күтәрә алмаслык олы кайгы килә,  ул  -  Бөек Ватан сугышы.

Авылдагы яше җиткән ир – атларны  сугышка алып китсәләр, үсмер кызларны кайсысын торф чыгарырга ( торфны поездларда ягулык итеп кулланганнар), кайсысын окоп казырга, урман кисәргә, тимер юлда эшләргә,сугыш узган җирләрдән мәетләрне җыярга җибәргәннәр. Тормышының шушы җирендә  Мәдинур апаның үсмер чагы бетә,   алда санап үткән хатын – кызлар өчен авыр  эшләрнең күбесендә катнашырга туры килә аңа. “Еллар буена өйгә кайта алмый идек” –  ди Мәдинур апа.

Инде дөньялар тынычлангач, туган авылына кайтып  колхозга сыер савучы булып эшкә урнаша.  Яшь гомерләр эш өстендә авырлык белән, дөнья мәшәкәте белән үтә дә китә. Сугышка хәтле егет – кызларның уйнап  - көлеп, гармуннар белән кич утырулары , бар да хатирәләр булып кына кала. Сугыштан соң авылга бик моңсу төс керә. Бик күп өйләр кара печатле хат алган була.  Авылда ир – ат та санаулы гына кала.

Шуңадырмы Мәдинур апага гаилә корып җибәрү вакыты бик соңга туры килә. Зөфәров Габдулла Мохибулла улына тормышка чыкканда аңа инде кырык яшь  була.

Габдулланың беренче хатыны каты авырудан соң биш баласын калдырып гүр иясе була. Габдулла абыйның  биш ятимен  Мәдинур апа үз кочагына җыя.  Ул бу гаиләгә  килгән беренче көненнән   сабыйларны тәрбияләп үстерергә бөтен көчен куя. Бер – бер артлы үзе дә ике бала алып кайта, аның берсе кыз, берсе малай була. Бүгенге көндә Мәдинур апа илгә – көнгә яраклы, акыллы, бердәм, тату һәм мәрхәмәтле  балалар үстереп,  дөрес  тәрбия бирүенә сөенеп туя алмый. Бүген аңа 90 яшь. Авылның ак әбие булып, йөзеннән нурлар чәчеп торучы Мәдинур Сәлах кызын олуг юбилие белән котлап аның янына без дә бардык. Мәдинур апаның матур тормышына, бәхетле картлыгына сокланып, ул сөйләгәннәрдән гыйбрәт алып, бугенге матур тормышның кадрен белеп, хәр минутына шөкер итеп яшәргә кирәклеген  аңлап кайттык.

          Текстның авторы: Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/903043
Язык: 
Татарский