p Хатын-кызларның сабырлыгын, ныклыгын, түземлелеген сугыш аяусыз сынады. Алар моңарчы ирләр күтәреп барган авыр хезмәтне үз иңнәренә алды. Хатын-кызлар авыр сугыш елларының ачысын-төчесен татыганнар, җиңү сәгатен якынайту өчен тиндәшсез хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Ирләр өчен дә, үзләре өчен дә бар көчләрен биреп эшләгәннәр. Кыскасы, сугыш чорында, хатын-кыз искиткеч бөек көч булды./p p "Сугыш китергән хәсрәт дәрьясында сыналган, әмма сынатмаган, ул елларның авыр йөген җигелеп тарткан ил кызларына, иңнәренә ишелеп төшкән барлык авырлыкларга да чыдам, түзем булган, ил-көн өчен балачакларын, сәламәтлекләрен, бәхетләрен корбан иткән сугыш чоры балаларына без мәңгелек бурычлы", - шушы сүзләрдә хатын-кызларыбызның тиңсез батырлыклары яктыртыла./p p Әйе, сугыш вакытында әби-бабайларыбыз бик күп авырлыклар кичергәннәр. Безгә аларны хөрмәт итеп, кадерләрен белеп яшәргә кирәк, сугышлар кабатланмасын. Ил азатлыгы өчен үзенең яшьлеген, хәтта гомерләрен дә кызганмаган ветераннарыбызга мәңгелек дан!/p pМиңлебай авыл җирлегендә бугенге көндә дә тыл хезмәтчәннәренә Авыл Советы һәм Культура хезмәткәрләре тарафыннан кадер һәм хөрмәт күрсәтелә. Җиңү көне, олылар көне, туган көннәре даими бүләкләнеп үтелә./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/news/sugysh-chorynda-hm-sugyshtan-songy-ellarda-armyy-talmyy-hezmt-kuygan-tyl-veterannary-ak