Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

pstrong“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) проекты кысаларында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ветераннар советы вәкиле һәм социаль бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатын-кызлары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештеләр./strong/p p2 февральдә Әлмәт шәһәр Советы депутаты, поликлиника мөдире Тамара Черемисина тыл хезмәтчәннәре Дилбәр Ахсановада, С.Нуриевада, А. Сафиуллинада, шулай ук Сталинград сугышында катнашкан Д. Швецта кунакта булды.⠀/p p5 февральдә Дилбәр Габделхак кызына 91 яшь тула. Ул 1930 елда ТАССРда туа./p p1955 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, аны Әлмәткә җибәрәләр һәм “Әлмәтнефть” медсанчастенең участок табиб-педиатры вазифасына кабул итәләр, ә 1963 елда балалар хастаханәсе ачылгач, шунда участок табибы итеп күчерәләр, анда 1989 елга кадәр эшли./p pШул ук елдан бирле ул мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педиатры булып эшләгән./p pАңа 1970 елда “Татарстан АССРның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән./p pДилбәр Габделхак кызы, шәхси китапханәсендәге китапларга теләкләрен язып, балалар поликлиникасына бүләк итте./p p“Әлмәт таңнары” a href="http://almet-rt.ru/news/sine-keshelre-lmt/46173"http://almet-rt.ru/news/sine-keshelre-lmt/46173/a/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/904981
Язык: 
Татарский