Халык хәтереннән мәңге җуелмас

1944 елның 27 гыйнвары – Ленинградның камалыштан чыккан көне.

Бөек Ватан сугышы тарихындагы онытылмаслык вакыйгага быел 77 ел тулды. Халкыбыз хәтерендә бу куркыныч еллар тирән яра булып, гел сулкылдап торачак.

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Невадагы шәһәр 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр камалышта кала. Ул вакытта шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә 3 миллионга якын кеше яши. Анда снаряд, мина, танклар, самолетлар җитештерә торган хәрби заводлар урнашкан була.

Беренче көннәрдән үк герой-шәһәр фашист бомбалары аркасында тәмугка әйләнә. Иң кыены – сугышчыларны һәм шәһәр кешеләрен азык-төлек белән тәэмин итү була. Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар китерә. Бөек Ватан сугышының хәлиткеч бәрелешләрендә 2 млн солдат һәм офицер батырларча һәлак була. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253 ленинградлының гомере өзелә.

Районыбыз да Бөек Җиңү көнен якынайтуга үзеннән зур өлеш керткән. Җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килүчеләр саны шактый. Әлмәт районыннан 18500 кеше фронтка китә, аларның һәр икенчесе канкойгыч сугыш кырларында батырларча һәлак була. Ленинград камалышында булган, барлык авырлыкларга түзеп, үлемне җиңгән кешеләр дә бар араларында. Бүгенге көндә районыбызда камалышның өч шаһиты исән.

 

СЕТРУКОВА Мария Степановна

1943 елның февралендә үз теләге белән мәктәптән Ленинград фронтына китә. Ленинградны саклау-да һәм блокададан азат итүдә катнаша. Авыр кон-тузия икенче төркем инвалидлыкка китерә. Карелия, Волхов, Ленинград фронтлары составында рядовой топограф-геодезист вазифаларын үти, һөҗүм позицияләрен әзерли. Латвиядән демо-билизацияләнә.

Сугышта күрсәткән хезмәтләре өчен 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Ленинградны саклаган өчен», «Совет Поляр түгәрәк аръягы оборонасы өчен», «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән.

 

ШӘЙДУЛЛИНА Рәйсә Зәки кызы

Фронтка 1943 елның февраль аенда китә. Волхов сак бүлегенең 127 нче ротасында хезмәт итә. 1944 елның ноябрендә демобилизацияләнә.

Рәйсә Зәки кызы соңрак техникум тәмамлый. Кияүгә чыга, ире белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, 6 оныклары, 7 оныкчыклары бар.

Пенсиягә чыкканчы «Эко-сервис» ҖЧҖдә эшли.

«Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләк-ләнгән.

 

ЧЕРНЫШОВА Раиса Никоноровна

Раиса Чернышова гаиләсе белән Ленинградта яши. 1942 елда ачлыктан әти-әнисе үлә. Биш баладан үзе һәм апасы гына кала. Блокада өзелү белән Ярославль өлкәсенә эвакуацияләнә. Балалар йортында тәрбияләнә. Ленинград кулинария училищесын тәмамлый. Әлмәттә җәмәгать туклануы системасында эшли. РСФСР-ның атказанган сәүдә хезмәткәре. «Блокадалы Ленинградта яшәүчегә» мактаулы билгесе белән бүләкләнгән.

 

 

Резедә Шәмсуллина,

«Әлмәт таңныры” №3 (13428), 29 гыйнвар, 2021 ел

http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/46131

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/904980
Язык: 
Татарский