“Сугыш еллары”

Кеше һәр җирдә дә чигә, бәйли, тегә белгән. Кемдер матурлык өчен кул эшләре белән шөгыльләнгән, ә кемдер өчен бу исән калырга һәм ашатырга ярдәм иткән хезмәт булган. Ә менә кул эшләре һәм сугыш бер-берсенә туры килми кебек тоела.Шуңа карамастанда  Бөек Ватан сугышының авыр елларында да кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр.  Кул эшләре  фронтта һәм туганнарына да җиңәргә һәм туган йортларына кайтырга ярдәм итәр, дигән ышаныч биргән. Хатын-кызлар,  фронтка киткән ир-атлар урынына басып, авыр эш башкарганнар. Ә озын һәм авыр эш көненнән соң бәйләргә, тегәргә һәм чигәргә вакыт тапканнар. Бияләйләр, оекбашлар, баш киемнәре бәйләгәннәр.Болар барысыда фронтка тапшырылган. Шулар арасында  чиккән кулъяулыклар да булган. Яшь кызлар шушы кулъяулыкларга үзләренең исемнәрен, теләкләрен чигеп, үзләренең фронтка озаткан сөйгән  ярын эзләп табыр дип җибәрә торган булганнар.Болар барысыда  Җиңү өчен эшләнгән! Кул эшләре дә Җиңү хакына булган!

Автор специалист музея истории села Елхово имени Х.Ахметшина   Фаварисова Г.Ф.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/904976
Язык: 
Татарский