Без күргән михнәтләрне беркем дә күрмәсен иде

Гатина Шәһидә Хөснелгата кызы 1923 елның 19 сентябрендә Әлмәт районы Түбән Абдул авылында туып үсә. Шәһидә  әбинең бала чагы колхозлашу чорларына туры килсә, матур булып үсеп җиткән чорларының якты кояшын, илебез өстенә ябырылган кара козгын каплап ала. 18 яшьлек Шәһидә үзенең алты авылдаш дус кызы белән фронтка чыгып китә. Алар Кемерово өлкәсендә, Украина шәһәрләрендә булалар. Кызларны бик теләсәләр дә сугышка кертмиләр. Ә менә сугыш үткән җирләрдән яралы, үлгән сугышчыларны ташырга, акоплар казырга,траншеяләр казырга, шәһәрләрне җимерекләрдән арындырырга, тимер юлларын чистартырга һәм башка бик күп төрле, ир – ат өчен дә авыр булган эшләрне башкарырга туры килә үзләренә. Бу батыр йөрәкле кызлар сугыш беткәннән соң да әле, ашыгып авылга кайта алмыйлар. Чөнки сугыш үткән җирләрне җимерекләрдән арындыру эшләре бик күп була.

Туган авылына кайткач Шәһидә Хөснелгата кызы колхозны күтәрү, авылны күтәрү теләге белән колхозга эшкә чыга. Сугыш вакытында авыл тулысынча хатын –кызлар кулында булулык белән бик нык артта калган була, сугыштан исән- имин җиңү белән кайткан һәр авылдаш, икенче көнне үк сугыш киемнәрен дә салып тормыйча эшкә җигеләләр.

1948 елда, Шәһидә Хөснелгата кызы, авылга җиңү яулап кайткан авылның алдынгы трактористы, Ленин ордены кавалеры, Гатин Мәхмүт Гариф улына кияүгә чыгып, алты бала үстерәләр.

Шәһидә Хөснелгата кызы гомере буена “ Путь к коммунизму” колхозында үзеннән бик зур өлеш кертеп лаеклы ялга чыга. Бүгенгесе көндә туган авылы Түбән Абдул авылында үзенең кечкенә кызы тәрбиясендә яши.

  • Без күргән михнәтләрне беркем дә күрмәсен иде, дөньялар тыныч – имин булсын, барлык түрәләр дә тату яшәсеннәр, без бит җәннәттәге кебек яшибез, кешеләр шуны аңласыннар иде – ди авырлыкларны үз җилкәсендә күтәргән Шәһидә әби.

 

Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова М.М.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905204
Язык: 
Татарский