Ватан сугышы ордены.

       1942 елның 10 апрелендә И. В.Сталин Совет Авиациясе тылы начальнигы А.В.Хрулевка яңа орден эшләргә тәкъдим итә. Ул башта “Сугышчан фидакарьлек өчен” дип аталырга тиеш була. Төрле хәрби билгеләр иҗат итүче рәссам А.И.Кузнецов техник комитеттан орден эскизын ясау турында боерык ала.

Ул орден Гитлер Германиясе  белән бөтенхалык көрәше идеясен чагылдырырга тиеш була.Шундый  ук бурыч рәссам С.И.Дмитрий улына йөкләнә.Ул инде Ленин ордены һәм “ РККА ның ХХ еллыгы”,” Батырлык өчен”,” Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләрен иҗат иткән кеше.

      Ике көн эчендә 30 эскиз иҗат итәләр.Сталин Кузнецов проектын нигез итеп сайлап ала.Совет бүләкләү системасы тарихында беренче мәртәбә I һәм II дәрәҗә итеп билгеләнә.

Верховный Совет Президиумы указы 1942 елның 20 нче маенда басылып чыга.

      I дәрәҗә статус 30 төрле сугышчан ситуация,ә II дәрәҗә - 25 очракны күз алдында тота.

 Орденнарның материалы булып алтын, көмеш,бакыр һәм эмаль хезмәт итә.

I дәрәҗә орденда йолдыз тирәсендә – алтын, II дәрәҗәсендә – көмеш нурлар балкый.

      Бу орден белән сугышчан батырлык күрсәткән һәр кеше, шул исәптән тылдагы граҗданнар да бүләкләнә ала.

Аңа беренче булып артиллеристлар лаек була, 1942 елның май айенда капитан И.И.Криклий командалыгындагы дивизион ике көн туктаусыз дәвам иткән сугышларда Харьков тирәсендә дошманның  - 32, ә капитан исә -5 танкны яндыра, ләкин үзе  каты яралана һәм тиздән госпитальдә вафат була. 1942 елның 2  июнендә аңа I дәрәҗә Ватан сугышы ордены бирү турында  Указ чыга. Әмма орденның икенче ягына  “  1 нче” дигән сан язылганы  өлкән политрук Василий Павлович Конюховка дип язылган була( үзе үлгәннән соң, аның гаиләсенә бирелә)

I  нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән – 350 меңләп, II дәрәҗәсе белән 1 млн.28 меңнән артык кеше бүләкләнә.

      Новоросийск, Туапсе,Феодосия,Таллин,Смоленск,Наро – фоминск кебек шәһәрләр дә шул орденга лаек була.

 Шушы елның мартында СССР Верховный Советы Президиумы, 1941 -1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында актив катнашучыларны Ватан сугышы ордены белән бүләкләү турында Указ чыгара.

Әлмәт районы Елховой авылыннан сугышка барлыгы 263 кеше чыгып киткән. Шуларның 17 се 1941 – 1945 елларда булган  Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен II нче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Ә Елховойның 8 батыр егете I нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

Әлмәт районы Түбән Абдул авылыннан Ватанны сакларга 280 кеше чыгып китә. Шуларның 26 сы 1941 – 1945 елларда булган  Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен II нче  дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.Ә Түбән Абдулның  5 батыр егете I нче дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

Алдагы язмаларда Ватан орденына лаек булган батырларыбыз белән таныштырып үтәрбез.

 

          Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

 

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905423
Язык: 
Татарский