Сугыш кайтавазы

Бөек Җиңүнең быел 76-нче язын каршылыйбыз. Бу – уртача алганда бер кеше гомере дигән сүз. Яу кырыннан исән-имин кайткан ветераннар сафы да сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Ничә ел вакыт узса да, әле һаман ирен яки әтисен, абыйсын, энесен көтеп яшәүчеләр бар.  Юк, инде алар исәнлегенә өметләнмидә. Һичьюгы газизләренең кайда, кайчан һәлак булуын, кайда җирләнүен белергә телиләр.

Мемориллар, һәйкәлләр илгә Җиңү алып килгән батырларның исемнәре язылган. Тик яукырында башын салган меңләгән гомер турында бүгенгә кадәр билгесез. Алар хәбәрсез югалганнар дип йөртелә.
Әлмәт районы  Миңлебай авыл җирлегендә дә хәбәрсез югалып кайтмый калучылар булган. Бүгенге көндә аларны эзләү өстендә эш алып барыла. Шушы эзләнүләрнең нәтиҗәсе итеп ничә еллар дәвамында авылдашыбыз Даутов Фәхразый Ширияздан улының(1892), Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган улы Даутов Ильбарис Фахразый улы(1921г.р) табылу турында Патриотик тәрбия һәм эзтабарлар эшенә ярдәм итүАссоциациясе "Хәрби Дан Клубы"нан (Ассоциация содействия патриотическому воспитанию и поисковой работе " Клуб Воинской Славы") белдермә алынды.

Сугыш кайтавазы, батырларның үткән юлы, кайда һәлак булуы яки җирләнүе турында төрле сайтлардан карап белергә мөмкин.

 

Эзләү сайтлары

www.podvignaroda.ru – “Подвиги народа” – электрон документлар банкы. Анда сугыш чорында бүләкләнгән солдатлар һәм аларның күкрәк билгеләре турында мәгълүмат тупланган.

www.obd-memorial.ru – “Мемориал” -  әлеге сайта сугыш еллары һәманнан соңгы чорда һәлак булган яки хәбәрсез югалган ил сакчылары турында мәгълүмат бар.

www.pamyat-naroda.ru “Память народа” – Геройның җирләнү урынын табарга ярдәм итә, хезмәт юлы турында сөйли.

www.rkka.ru “Рабоче-Крестьянская Красная Армия” сайтында 1921-1931 елларда “Кызыл Байрак” ордены белән бүләкләнүчеләр турында мәгълүмат табарга була.

www.moypolk.ru “Мой полк” сайты аша солдатлар тормышы турында гына түгел, тыл хезмәтчәннәре турында да белергә мөмкин.

www.dokst.ru сайтында немец пленында гомере өзелүчеләр турында мәгълүматлар тупланган.

www.polk.ru “Забытый полк” сайтында XX гасыр сугышларында хәбәрсез югалган Совет һәм Россия солдатлары турында мәгълүмат җыелган.

www.pomnite-nas.ru “Помните нас” – әлеге сайта хәрби каберләр турында мәгълүматлар бар. Шундаук аларның фотоларын карарга, бәяләмәләрен укырга да мөмкин.

www.rf-poisk.ru - Россия Эзләү хәрәкәтенең рәсми сайты.

Хәрбиләр язмышы белән soldat.ru һәм rkka.ru сайтларыннан танышырга мөмкин.

Тарих

Сугыш вакытындагы иске газеталарны oldgazette.ru сайтыннан укырга була.
Ә сугышчан операцияләр турындагы тәфсилле истәлекләр белән www.rkka.ru сайтыннан таныша аласыз. Монда шулай ук хәрби карталар, сугыш планы, сугышның этаплары да күрсәтелгән.

Шулай ук солдатлар турында мәгълүматлар башка хәрби архивларда да тупланган. Болар Федераль архив агентлыгы (www.archives.ru), Россия архивы (www.rusarchives.ru), Эчке эшләр министрлыгы архивы (archive.mil.ru), Россия дәүләт хәрби архивы (rgvarchive.ru), Россия дәүләт иҗтимагый-сәяси архив (rgaspi.org).

Федераль һәм регионара архивларны әлеге сайт аша табарга мөмкин: victory.ru, sarchives.ru

 

Сост. смотритель Мемориального музея им. ФатихаКарими  Халилова Э.Р.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905701
Язык: 
Татарский