Тантаналы очрашу

Миңлебай авыл  җирлегендә  дә хәбәрсез югалганнарны эзләү өстендә эш алып барыла,шунын нәтиҗәсе итеп шушы көннәрдә  тантаналы очрашу узды. Авыл җирлеге башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы тарафыннан  Даутова Шаимә Фахразый кызына туганы, хәбәрсез югалган энесе  Даутов Ильбарис Фахразый улының кайда үлүе hәм җирләнүе турындагы, документаль расланган белдермә тапшырылды. Очрашуга шушы мәгълүматларны эзләүдә күп көч керткән Галимов Гамир Гөмәр улы  hәм Даутова Энҗе   Мөхәммәт кызы да чакырылган иде.

Даутов Фахразый Ширияздан улы, үзе исән чагында,ничә еллар дәвамында улын Ильбарисны эзләп бик күп инстанцияләргә мөрәҗәгать итә, әмма барыбер нәтиҗәсе булмый. Аның эшен кызы  Даутова(Насретдинова) Шаимә   кызы дәвам итә.

 Шаима ханым бүгенге көндә Яшел үзән шәhәрендә яши, лаеклы ялда. Ул 1970 елның августыннан алып, 2010 елның февраленә кадәр укытучы булып эшләгән. Тормыш иптәше белән бергә ике кыз бер ул үстерәләр.

 Шаимә  ханым истәлеккә  музейга Даутовлар гаиләсенең шәхси әйберләрен тулыландыру нигезендә, өстәмә материаллар тапшырды.

Төзүче. Хранитель Стахеева Э.З.    Фатыйх  Кәрими исемендәге мемориаль музее  

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905724
Язык: 
Татарский