Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

      Сальманова  Мәрзия 1924 елда Беренче май (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туган.

 -“1941 елгы Бөек Ватан сугышы вакытында кичергәннәрне бер көндә генә сөйләп бетереп булмый  инде ул” - дип сөйләп китте Мәрзия әби.

      1941 елның 22 нче июнендә Нургаяз исемле тормыш иптәшен сугышка озаткан ул. Кечкенә генә ярым җимерек өйдә,  сиксән яшьлек кайнанасы һәм өч бала(бер кыз һәм ике малай) белән бөтен тормыш авырлыгын җилкәсенә салып бер үзе калган.Ел ярым атлар фермасында  ат караучы булып эшләгән.Эш өчен  бер көнгә 100 грамм ипи бирелгән. Җәй көннәрендә печән чапкан,ашлык урган, амбарда ашлык сугуда, аны олауларга төяп фронтка озатуда катнашкан. Карт әнине һәм өч баланы туендырыр өчен бик күп көч түгәргә туры килгән. Иң олы шатлыклы көн, иреннән хат килгән вакытта булган.  Шушы кечкенә генә кәгазь  кисәге аңа яшәргә, тырышып эшләргә, бөтен көчен куеп дошманны җиңеп, иренең кайту көннәрен якынлаштырырга көч өстәгән, күңелендә өмет чаткылары уяткан. Дәртләнеп китеп язгы кар суларында җилкәләренә капчык асып симәнәгә чәчү орлыгы алып кайтуның авырлыгы да сизелмәгән.Ярты кышка хәтле урак урсалар да, урманга агач кисәргә барсалар да, кырда туң бәрәңге җыйсалар да түзгәннәр, чөнки алда яктылык , җиңү көне булачак дигән өмет булган. Ә ашау ягы, кычытканнан туң яки черек бәрәңге белән пешерелгән аш, алабутадан ипи, күп вакыт ризыклары шуның белән тәмамланган.

        Ә ире Нургаяз белән очрашуны сугыш үз өченә йоткан. Күпме көтсәләр дә, ире Нургаязга,  ачып чыгып киткән йорт капкасын яңадан  ачып керергә, гаиләсен кочагына алып сөяргә мөмкинчелек булмаган.Мәрзия апаның күзләрендәге ачы сагыш, авырлыктан калган тирән җыерчыклар, бөкерәйгән гәүдә  - шул көннәрнең онытылмас хатирәсе ул.

        – “Безнең өчен иң зур шатлык, 1945 елның  9 мае булды. Илебезнең дошманнардан азат итеп бетерелүе, нихаять  биш ел барган авыр сугышлардан соң тынычлык урнашуы - андый олы, күңелне төтрәндергеч шатлыкны мин үз гомеремдә башка беркайчан да кичермәдем! “ – ди Мәрзия апа.

     -  “Яшьләргә әйтер сүзем шул, бүгенге рәхәт тормышыгызның кадерен белеп, һәр көнегез өчен сөенеп яшәгез, сугышлар булдырмас өчен бөтен көчегезне куегыз!” – ди ул.

Текст авторы:Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905778
Язык: 
Татарский