МИНДӘ БИК КҮПЛӘР КЕБЕК, ҮЗЕМНЕҢ ТОРМЫШ ИПТӘШЕМНЕ СУГЫШ КЫРЛАРЫНДА ЮГАЛТЫМ.

Мин  1941 елның август аенда Чирмешән районы ( Әлмәт районы) Елховой авылына фелдшер-акушерлык  пункытына мөдир булып эшкә килдем һәм 45 ел инде эшемне дәвам итәм.Ул чагында  аерым медпункт йорты юк иде. Мин үземнең аз-маз даруларым,вак-төяк инструментларым белән сумкамны күтәреп,авылның төрле почмакларындагы буш йортларда эшләп йөрдем.

Эшли башлау чорым дәһшәтле, авыр сугыш елларына туры килде. Бу авыр елларны мин авыл халкы белән бергә кичердем,күңел төшенкелегенә бирелергә һич вакыт юк иде.Мөмкинлекләр булмау сәбәпле авылда корчаңгыһәм бетлелек башланып китте.Бер үзем генә булганлыктан,(чөнки мин  өч авылга хезмәт күрсәтә идем),яшь киленнәр,кызларны үз яныма туплап,санитарный активларны җыеп укытып,бу авыруларны дәваладык.Авылда мунчалар аз булуга карамастан,авыруларны мунчалар ягып, кызу мунчада  юындырып терелтсәк,бетле киемнәрне кыздырып бетерә идек.

Шуның нәтиҗәсе буларак без авылга тимгелле тифның таралып китүенә ирек бирмәдек.

Район үзәге, (ул вакытта без Чирмешән районы составында идек) безгә 30 км. иде. Юллар начар,сикәлтәле,яз-көз урамнарга басарлык түгел, лайлалы балчык, бик пычырак иде.Шуның өстенә транспортта юк.Үгез һәм арык ат кына иде.Шуңа карамастан даруларны җәяү ташый идем. Ул гына да түгел, авыруларны район шифаханәсенә  илтү дә бик зур  кыенлык тудра иде.Юлда сукыр эчәкнең шартлау очраклары,бәби тудыру һәм башка  төрле авыруга юлда ярдәм итүләр үз өстеңә төшә әлбәттә.

Сугыш елларының авыр хәтирәләре йөрәктә беркайчанда онтылмаслык эзләр калдырдылар,эле дә төшләремә  кереп тетрәнеп уянган чаклар күп.

Шуларның берничәсен генә искә алып,сезгә сөйлисем килә. Беренчедән, миндә  бик күпләр кебек үземнең тормыш иптәшемне сугыш кырларында югалтым.

Икенчедән,сугыш  елларында,ягъни 1942-1943 елларда хөкүмәтебез,ачлыктан көчсезләнгән балаларга ,картларга көненә бер мәртәбә кайнар аш ашатуны оештырды. Елховой , Түбән Абдул авылларында җаваплы итеп мине билгеләделәр.Көненә исемлектә 150 кеше ашарга тиеш булса, килүчеләр 2-3 мәртәбә артык була иде.Мескен сабыйларның ябык,хәлсез куллары белән миңа- миңа диеп савытларын сузулары һич күз алдымнан китмиләр.Кеше күп, ризык аз, берсендә якка тибәреп булмый, кайвакытта җитсен өчен берне икегә бүлеп бирәсең. Шушындый  вакытларда күңел бигрәк нык әрни иде.Ә бит балаларның күбесе ятимнәр....

Сугыштан соңгы илне аякка бастыру чорлары да җиңел булмады.Ләкин алга китү өмете эшкә дәртне арттырды.1956 елны 6 почмаклы медпункт салып бирделәр,аны зур тырышлык белән кирәк-ярак белән җиһазландырдык,тирә-ягына агачлар утырттык.Елховой авылының, Түбән Абдул авылы ягына тагын медпункт ачтылар.Трахома һәм туберкулез авыруларын киметү һәм бетерү эшенә керештек. .Авылда колхоз ярдәме белән бала тудыру йорты да төзелде .Ә хәзерге вакытта авылда врачлык амбулаториясе эшли. Анда үзебезнең югары белемле врачыбыз ,7  урта медицина эшчесе эшли. Физиотерапия кабинеты,лаборатория,процедура кабинетлары  бар .Шуның өчен һич кенә картаясы да, хезмәттән аерыласы килми.Авыруларга ярдәм итүгә бөтен мөмкинлекләр тудырылган.Гомумән алганда рәхәт тормыш шартларын сөйләп кенә бетерә торган түгел.

Минем бөтен теләгем, тик тынычлык булсынилдә,барлык халыкларның тату яшәвен,тыныч хезмәттәшлек,кеше аның даһи ачышларын, халыкларның мул тормышы һәм бәхете өчен файдалануын телим.

Сугыш түгел, аяз көннәр,тыныч күкләр кирәк безгә!

 

Текст авторы: Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе, Газизова Мәдинә Мисбах кызы.

Дополнительные фотографии: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/905884
Язык: 
Татарский