9 Май - Җиңү көне

p9 Май - Җиңү көне уңаеннан Миңлебай авылы жирлегендә бәйрәм митингы  узды. Олысы-кечесе, хезмәт коллективлары, мәктәп, балалар бакчасы нәниләре әлеге чарада актив катнашты. Миңлебай авылы урамнары буйлап шарлар, чәчәкләр, плакатлар тоткан халык Жиңү паркында  җыелды. Батырлар истәлегенә веноклар  салынып, әдәби-музыкаль чара башланып китте. Тантанада авыл башлыгы Рахимов Ильдар Мансур улы һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар./p pБәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды./p pСугышта билгесез югалган авылдашларыбызны эзләү эшләре бик уңышлы дәвам ителде.Тагын жиде  авылдашыбызның табылуы турындагы белешмәләр, аларның туганнарына тантаналы рәвештә тапшырылды ./p pТөзүче. Смотритель Халилова Э.Р.    Фатыйх  Кәрими исемендәге мемориаль музее  /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906114
Язык: 
Татарский