Буыннар бәйләнеше өзелмәс

Бөек бәйрәм - Җиңү көне якынлаша. Кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш каһарманнары фронтта һәм тылда үз гомерләре, сәламәтлекләре бәрабәренә Җиңү яуладылар. Җиңүчеләр буынын без хәтерлибез, алар белән горурланабыз һәм чиксез рәхмәтлебез.

«Татнефть» ААҖнең «Татнефть-Добыча» СП «Ямашнефть» идарәсе начальнигы Илшат Садриев:

«Безнең тормыш, балаларыбызның, оныкларыбызның, бу җирдә дөньяга киләчәк барлык буыннарның тормышы - безгә Бөек Җиңүне бүләк иткән каһарманнарның казанышы. Моны аңлау, йөрәгебез аша үткәрү һәм Бөек Ватан сугышы турын-дагы тарихи ядкарьне буыннардан-буыннарга тапшыру, бер генә һәлак булган солдатны да онытып калдырмау, бүгенге көндә арабызда булган сугыш ветераннарына һәм хезмәт фронты батырларына кадер-хөрмәт күрсәтү - безнең әх-лакый изге бурыч».

«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе үз ветераннары турында беркайчан да онытмый. Сугыштан соң илне хәрабәләрдән торгызган, предприятиедә хезмәт куйган, аны аякка бастыруда һәм үстерүдә катнашкан барлык кешеләргә һәрдаим ярдәм итеп тора.

Май бәйрәмнәре алдыннан «Ямашнефть»нең яшьләр комитеты Бөек Ватан сугышында катнашкан Әсхәт Шәяхмәт улы Хәбибуллинның тол хатыны, предприятиедә озак еллар хезмәт куйган тыл хезмәтчәне Екатерина Петровна Хәбибуллина яши торган урамда һәм аның йорты янында шимбә өмәсе үткәрде. Быел аңа 93 яшь тула. Гаҗәеп көр күңелле хуҗабикә кунак-ларны елмаеп каршы алды һәм үзенең хатирәләре белән уртаклашты.

Екатерина Петровна Чистай районы Актау авылында гади авыл хезмәтчәннәре гаиләсендә туа. Гаиләдә алты бала. Көтмәгәндә бәла килә - 1940 елда әниләре бакыйлыкка күчә. Сугыш башланганда Катя 7 нче сыйныфны тәмамлаган була. Әтисе белән олы абыйсын фронтка алалар. Авылда ачлык-ялангачлык. Чарасызлыктан 14 яшьлек кыз кыю адымга бара - авылның башка кызлары белән бергә Казанга хәрби заводка эшкә җибәрсеннәр өчен үз яшенә берничә ел өсти. Екатерина Петровна һәр иртәдә ачы таңнан үзләрен караңгы урамга алып чыгуларын, агач табанлы башмаклары белән бозланып каткан Казан урамнары буйлап шак-шок атлап эшкә баруларын, ә аннары туңган аяклары белән конвейер янында басып, тәүлегенә 16 шар сәгать су асты көймәләре корпусларына детальләр җыюларын әле хәзер дә күз яшьләрсез сөйли алмый.

25 әр кеше куна торган казармада да җиңел булмый, аны бердәнбер мич белән җылыталар. «Җылынып булмый иде. Агач түмәрләрне башта кисәбез, аннары ваграк кисәкләргә ярабыз. Яндырып җибәрү өчен чыра гына да юк. Дымлы үзагач кабынып китеп, бүлмә җылына башлаганчы күпме көтәргә туры килә иде», - дип искә ала тыл хезмәтчәне. Шулай итеп, Екатерина Петровна бөтен сугыш чорын авыр хезмәттә үткәрә. Әмма теге чакта шундый карар кабул иткәненә беркайчан да үкенми. Җиңү көнен якынайту хакына армый-талмый эшли. Ниһаять, шатлык авазларына күмелеп Җиңү язы килә.

Сугыш тәмамланса да, совет халкы өчен кыенлык-лар бетми әле. Көл-күмергә әйләнгән илне торгызырга, шәһәр һәм авылларны өр-яңадан күтәрергә туры килә. Екатерина Петровна Казахстанда - чирәм җирне күтәрүдә дә эшли. Аннары алар кыз туганы белән авылдан кечкенә энеләрен алып, Пермьгә китәләр. Кыз анда токарьлыкка укый, үз эшенең чын остасына әверелә. Әле хәзер дә хезмәттәшләре аның белем һәм осталык ягыннан цехта башкалардан күпкә өстен торуын искә алалар.

1953 елда Екатерина Петровна үз бәхетен таба - Әсхәт Хәбибуллинга кияүгә чыга. Озын буйлы, матур егет бөтен сугышны кичкән, Сталинград янындагы каты бәрелешләрдә авыр яраланган. Әмма яшәү дәртен, оптимизм хисен югалтмаган. Алны-ялны белми эшләргә күнеккән егет, хәләл җефете кебек үк, эшче һөнәре үзләштерә. Бергәләп, кулга-кул тотынып, алар барлык авырлыкларны җиңәләр.

 

Гаилә 1965 елда Әлмәткә күченеп килә. Икесе дә «Ямашнефть»кә эшкә урнашалар. Екатерина Петровна - токарь, ә Әсхәт Шәяхмәтович моторист булып. Тату коллективта бик күңелле, рәхәт эшләдек, авырлыкларны сизмәдек тә, дип искә ала Екатерина Хәбибуллина. Ул яшь белгечләрне эшкә өйрәтә, үз тәҗрибәсен һәм һөнәри осталык серләрен алар белән бик теләп уртак-лаша.

 «Ирле-хатынлы Хәбибуллиннар хаклы рәвештә «Ямашнефть»нең «алтын кадрлар фонды» булып торалар. Ветераннарны игътибар белән чолгап алу, аларга һәрдаим ярдәм күрсәтү - илебез һәм безнең яхшы тормышта яшәвебез хакына алар кылган изгелекләр өчен рәхмәт хисе һәм хөрмәт билгесе», - дип билгеләп үтте идарә начальнигының производство буенча урынбасары Данис Кадыйров.

Тыл хезмәтчәне Екатерина Хәбибуллинаны ямашлылар әле хәзер дә «безнең тетя Катя» дип атый. «Ямашнефть»нең Ветераннар советы ярдәм сораганда һичкайчан баш тартмый. Алар булышырга да, болай гына, хәл белешергә дә киләләр. Әниемә бик җылы мөнәсәбәттә булуларын, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә тырышуларын күреп торам. Туган көне белән котларга тулы бер бригада килгәч, үзебез дә гаҗәпкә калдык. Какшамас буыннар бәйләнеше нәкъ менә яхшы сүзләр, игелек-ле эшләр белән булдырыла бит», - дип сөйли Екатерина Петровнаның кызы Флорида Зәйнуллина.

Предприятиенең Ветераннар советы рәисе Николай Бочкарев, өлкән буын вәкиле буларак, яшьләр белән бергә ветеранны тәбрикләргә килүенә шатлануын белдерде. «Без аларны яратабыз, алар белән горурланабыз һәм чиксез рәхмәтлебез. Аларның сугышчан һәм хезмәттәге батырлыкларын, туган ягыбызның чәчәк атуы хакына кылган изге гамәлләрен беркайчан да онытмабыз. Шушы бөек кешеләр көче белән Җиңү яуланды, илебез хәрабәләрдән торгызылды, Татарстанның нефть тармагына нигез салынды».

«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә Бөек Ватан сугышында катнашкан 30 дан артык кеше хезмәт куя, күбесе батырлык һәм кыюлык өчен Дан орденнарына һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булган.

Аларның да тырыш хезмәте бәрабәренә «Ямашнефть» идарәсе бүген үз эшчәнлеге өлкәсендә иң яхшы нефть-газ чыгару идарәләренең берсе булып тора.

Кызганычка каршы, бүгенге көндә аларның берсе генә дә арабызда юк. Әмма аларның якты истәлеге хәтердән җуелырга тиеш түгел. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз аларны сакларга һәм килер буыннарга тапшырырга тиеш...

Ветераннар, предприятие хезмәтчәннәре... Алар Ватаныбызны саклады, үз хезмәтләре белән илебезнең бүгенге иминлегенә-хөрлегенә нигез салды, тормышны дәвам итәрлек лаеклы алмаш тәрбияләде. Буыннар бәйләнеше өзелмәс!

Арина Сафина әзерләде (Илдар Биктимеровның шәхси архивыннан материаллар файдаланылды)

 

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/bek-ig-70-el/47515

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906261
Язык: 
Татарский