Мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы.

Алар инде үзләре күптән әби-бабай. Балалар, оныклар сөйгәннәр, инде оныкчыкларын күреп куаналар. Тормыштан ямь-тәм табып, сукранмый-зарланмый, булганына шөкер итеп яшиләр.

Үз гомерләрендә бер тапкыр да «әти» сүзен әйтмичә гомер йомгагын сүтә алар. Андыйлар ил буйлап сибелгән. Һәр шәһәр, һәр авыл саен.

Чиста, төзек Габдрахман авылы көнгә йөзен ачып елмаеп тора. Үзәк юл читләре ямь-яшел чирәм. Зәңгәр күктә тузгып-сузылып ак болытлар ага. Кояш елмая. Дөнья яшәргә ашкына. Моннан 76 ел элек тә шул ук кояш, шул болытлар йөзгәндер Габдрахман күгендә. Әллә...

Балачак - кеше гомеренең иң самими, хәтергә уелып кала торган көннәре. Ачлык, ятимлек, өчпочмаклы хатлар белән үткән дүрт елдан нинди хатирәләр саклап яши икән сугыш чоры балалары?

Аңа карасаң, бөтен борчуларың юып алган кебек була. Бу апаның бер генә дә борчу-мәшәкате юктыр дип уйлап куясың.

Тормышның ямен, сүзнең тәмен, рәхәтен тоеп, кеше-ләрне яратып яши Асия апа. Безне дә ул, олы кунакларны көткәндәй, ишек төбенә үк чыгып каршы алды.

Без килә дип коймаклар пешереп куйган. Язгы кояш нурлары белән тулган өендә бәйләм-бәйләм чәчәкләр. Бөек Тукаебыз белән бер көнне - 26 апрельдә туган икән Асия апа Ганиева.

- Балаларым, оныкларым әйбәт, Аллага шөкер. Әни, әби дип кенә торалар. Оныкларым бигрәк тә әйбәт. 80 яшемне адәмчә генә дә үткәрмәделәр. Капка башына Татарстан флаглары элеп үткәрделәр.

Ул тыйнак кына елмаеп куйды. Аннан йөзенә, күзләренә моңсулык, якты сагыш таралды. Ул яктылык битендәге еллар сызган буразналарга урнашып та бетте.

- Мин Тайсуган кызы, бу нигезгә килен булып төштем. Әтием сугышка киткәндә ике айлык булып калганмын. Аннан әнием дә үлеп китә. Мин туганым, Зөфәр абый гаиләсендә үстем. Аларның урыннары җәннәттә булсын, догамнан калдырмыйм. Хәзер дә рәхмәттән башка сүзем юк. Сугыш мине шулай әтисез дә, әнисез дә калдырды. Бер тапкыр да әти сүзен әйтмичә үстек инде, улым. Әни җылысы, әни назы да булмады. Ятимлекне белү генә түгел, белүнең аръягына чыктым. Сугыш шулай итте. Туйганчы ипи күрмәдек, чаклап теккән кием кимәдек. Шулай булса да, уйнарга да, шаярырга да вакыт таба идек. Балалык булгандыр инде. И-и-и, ул әти дип, әни дип әйтәсе килгән көннәр. Башка балалар әти дип, әни дип өйләренә йөгергәндә, йөрәкләрдән каннар тама иде. Аннан инде күз яшьләрен күрсәтмәскә өйрәндем. Инде үзем әллә кайчан әби булдым, ә минем әле үз гомеремдә бер тапкыр да «әти» дип әйткәнем юк, балакаем.

Аннан инде Габдрахман авылына тормышка чыктым. Ирем дә, каенанам да бик әйбәт булдылар. Өч бала үстердек. Без эшләмәгән эш калмады. Чөгендерен дә эшләдек, ындыр табагында да. Җырларга яратам. Ятим булсам да, җырлый идем. Алай сәхнәләргә чыгып җырламасам да, табыннарда, эшләгәндә иптәшләр янында.

Малайлар белән 19 ел бергә яшәдек. Менә хәзер бакча башына гына йорт салып чыктылар. Балаларым бик тәртипле булды. Бүгенге көнем Аллаһка шөкер. Теге вакытлар узды инде. Шушы Җиңү бәйрәме җитә башласа гына җаным еларга тотына. Үзе рәхәт, үзе авыр.

- Мин бит Тукай туган көнне туган. Шуңа күрәдерме, шигырь ятларга, сөйләргә, җырларга бик яраттым, - дип елмая Асия апа.

«Янамасын безгә сугыш,Янамасын ачлыклар. Халыкларның мәнфәгатен

Якласыннар башлыклар», - дип хисләрен шигъри юл-ларга салып җиткерде ул.

- Без күргәннәрне балалар, оныклар күрмәсен. Аллаһы Тәгалә бөтен

халыкны теге яман чир-ләрдән сакласын. Сугышлар булмасын. Балалар безнең кебек «әти», «әни» сүзен әйтергә тилмереп үсмәсеннәр иде.

 

«Әлмәт таңнары». Тулырак: http://almet-rt.ru/news/bek-ig-70-el/47517

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906374
Язык: 
Татарский