Якты киләчәккә өметләндек.

Сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренең күбесе Җиңү көнен үз гомерләрендә иң истәлекле, иң якты мизгел дип саный. Бүгенге һәм киләчәк буыннар хакына алар үзләрен кызганмыйча утка кергәннәр, тылда фидакарь хезмәт үрнәкләре күрсәткәннәр.

Безнең бурыч - ул дәһшәтле еллар вакыйгалары турында тарихи дөреслекне саклап, сугышта һәм хезмәттә батырлык кылганнарның фотосурәтләрдәге һәм язма хатирәләрен балаларыбызга, оныкларыбызга һәм оныкчыкларыбызга тапшыру.

Бүген сүзебез тыл хезмәтчәне, якташыбыз Саймә Шәйхсолтан кызы Фәрхетдинова турында.

Бөек Җиңү көне алдыннан «Татнефть» ААҖнең «Татнефть-Добыча» СП «Елховнефть» нефть-газ идарәсе хезмәткәрләре бе-лән бергәләп Саймә Шәйхсолтановна янына бардык. «Елховнефть»тә шефлыктагы ветераннарына җаваплы карыйлар, бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә аларга ярдәм күрсәтәләр, хәлләрен белешеп торалар.

Саймә Фәрхетдинова 1924 елның 20 маенда Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 15 яшь була. «Җәйге кызу көн, кырда эшли идек. Ниндидер бер карт сугыш башлануын әйтте. Барысы да эшләрен ташлап өйләренә йөгерделәр. Әтине фронтка алдылар, ике туганнан туган абыйларымның барысы да диярлек яу кырларында башларын салды», - дип искә ала Саймә апа. Яшь кыз ул вакытта колхозда эшли, бу инде бөтен авыл халкы өчен дә гадәти хәл булган. Әмма сугыш башлангач тагын да күбрәк вакытны кырда үткәрергә туры килә, чөнки бөтен уңышны диярлек фронтка озаталар. Үзләренә черек бәрәңге һәм алабута белән канәгатьләнергә кала, башка ашар нәрсә булмый. Моннан тыш, әле бер, әле икенче йортта янгын чыгу тыныч яшәргә ирек бирми. Ул елны җәе дә кызу була. Ачлык-ялангачлык булуга карамастан, бер таңнан икенчесенә кадәр эшлиләр. Авыр хезмәттән бушаган кыска гына арада да эшсез утырмыйлар: солдатлар өчен оекбашлар һәм бияләйләр бәйлиләр. Үзләре турында уйларга вакытлары да булмый, якты киләчәккә өмет белән яшиләр дә яшиләр.

Җиңү турындагы сөенечле хәбәрне эштә вакытта - кырда ишетәләр. Куанычлары эчләренә сыймаган хатын-кызлар шундук өйләренә йөгерә, кычкырыша, кочаклаша, үбешә. Алар өчен моннан да зуррак шатлык булмый.

Хәзер инде үз тормышыңны тыныч вакыт кагыйдәләренә җайлаштырып төзергә кирәк була. Саймә Фәрхетдинова башта кибеткә сатучы булып урнаша, ә зур төзелеш өчен урын әзерләүләре һәм эшче куллар җитмәве турында ишеткәч, урман төпләргә һәм агач кисәргә, булачак төзелеш өчен мәйданчыкны торфтан арындырырга китә.

Саймә 1953 елда фронтовик Сәләхетдин Фәрхетдин улы Фәрхетдиновка кияүгә чыга. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

Сәләхетдин Фәрхетдинов армия сафларында алты ел хезмәт иткән. Украина фронтында бәрелешләрдә катнашкан һәм Германиянең үзенә кадәр барып җиткән. Кайту юлы да озакка сузылган - җимерелгән шәһәр-ләрне торгызуда катнашкан.

Кызлары Флюра Морданова хатирәләре буенча, әтиләре сугыш турында сөйләргә дә, искә алырга да яратмаган. Ул чор турында уйлавы ук авыр булган аңа, хәтта кайчагында ирләргә хас булганча саран гына күз яшьләрен дә тыя алмаган. Моннан тыш, сугышта алган авыр яралары да сәламәтлеген какшаткан.

Төз гәүдәле, чибәр егет булачак хатыны белән танышканнан соң, аны бөтен шәһәр аша кинотеатрга, һинд фильмнарын карарга, концертларга, спектакльләргә йөртә. «Без һәрвакыт әти-әниләребезнең безгә һәм бер-берсенә карата мәхәббәтен һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәдек. Мин бервакытта да әти белән әнинең үзара тавыш күтәргәнен ишетмәдем, алар тату яшәделәр. Гәрчә туган авылыбызда шартлар бик үк яхшылардан булмаса да. Йортыбыз бик кечкенә һәм иске иде. Көннәрнең берендә әти тормышыбызны үзгәртергә карар итте һәм гаилә белән Әлмәткә күчендек», - дип искә ала Флюра Морданова.

Саймә Фәрхетдинова бораулау кадрлары мәктәбенә гардеробчы булып эшкә урнаша. Анда 12 ел, лаеклы ялга чыкканчы эшли. Бер эштән дә тайчанмый: идәнен дә юа, төзелеш материалларын да саклый. Әле хәзер дә коллективта аны хезмәт сөючән, җаваплы хезмәткәр буларак хәтерлиләр.

Тиздән Саймә апага 97 яшь тулачак. Яше шактый олы булуга карамастан, ул үзен яхшы хис итә, булдыра алган кадәр йорт һәм хуҗалык эшләрен башкара. Туганнары, якыннары һәм күршеләренең кайгыртучанлыгы һәм йөрәк җылысы аңа һәр көнгә куанып яшәргә көч бирә. Ул үзенең бакчасын ярата, күп укый.

Саймә Шәйхсолтановна безгә шигырь дә сөйләде, хатирәләре белән уртаклашты, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан, «Елховнефть»нең ветераннар советыннан, ЦКППН профсоюз оешмасы һәм хезмәткәрләреннән котлаулар һәм бүләкләр кабул итте.

«Елховнефть» идарәсенең Ветераннар советы рәисе урынбасары Фәридә Миннебаева билгеләп үткәнчә, ветераннар турында онытырга ярамый, аларга мөмкин кадәр күбрәк игътибар би-рергә кирәк. «Алар бик аз калды, алга таба да Бөек Ватан сугышы, илне ничек торгызулары турында сөйләр өчен мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр иде», - диде ул.

Нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы-ның профсоюз комитеты рәисе Дилбәр Вагыйзова ветераннарның тормыш сөючәнлеге һәм энергиясенә карап рухланмый мөмкин түгеллеген ассызыклады. «Саймә апа беркайчан да төшенкелеккә

бирелми, һәрвакыт шатланып яшәргә сәбәп таба. Аның оптимизмы, олы йөрәге һәм киң күңеле - безнең һәркайсыбыз өчен үрнәк», - ди ул.

Саймә Фәрхетдинова озак яшәү серен уй-ниятләренең чисталыгы, кешеләргә ышануы, тормышны яратуы белән бәйләп аңлата. Көн саен намаз укыганда әйләнә-тирәдәгеләргә исәнлек һәм хәерле гомерләр, ил-көнгә тынычлык тели ул.

 

АРИНА САФИНА

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/bek-ig-70-el/47516 (“Әлмәт таңнары”)

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906373
Язык: 
Татарский