Сугыш тудырган шигырьләр

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 76 ел тулса да, сугыш елларында иҗат иткән татар, рус шагыйрьләренең тирән лирик шигырь юллары күпләребезнең йөрәгендә әле дә саклана.

Күп еллар үтсә дә, сугыш тудырган шигырьләрнең әһәмияте, тәэсир итү көче кимеми, киресенчә, көчәя генә бара.

Чупай авылы китапханәсе «Сугыш тудырган шигырьләр» исемле кичәгә кабаттан үзенең дусларын, фикердәшләрен җыйды. Чарага шигырь яратучылар, сәнгатьле укучылар, сугыш темасына битараф булмаган әдәбият сөючеләр килгән иде. Әлмәттән «Әдәби марафон»ның район буенча әдәби әйдаманы Гөлия Җамалиева, Мәмәт авылыннан ветераннар советы рәисе Гөлнур Фәрхетдинова, Кичүчат авылыннан лаеклы ялдагы татар теле укытучысы Нурфия Заһирова, Чупай авылының «Ак калфак» җирле оешмасы җитәкчесе, рус теле укытучысы Хәмдия Маннапова, Чупай авылының шигърият сөюче иң актив ханымнары Әлфия Хәйбуллина һәм Рәзилә Саримова кичә барышында үзләре белгән сугыш чоры шигырьләрен яттан сөйләделәр, укыдылар, фикерләре белән уртаклаштылар. Фатих Кәрим, Муса Җәлил, Роберт Рождественский, Константин Симонов иҗаты беркемне дә битараф калдырмады. Чөнки алар - үлем белән очрашканда, иңнәренә автоматларын асып, ярты Европаны җәяүләп узганда туган шигырьләр. Алардан дары исе белән бергә яшәү көче ташып тора. Шуңа да алар үлемсез, алар бүген дә яши. Тик алар бары тарихта гына калсын, кабатланмасын иде.

Илләребез тыныч, күгебез аяз булсын. Сугыш афәтләрен күрергә язмасын!

 

Резедә Әхмәтшина, китапханә мөдире

Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/47518 (Әлмәт таңнары)

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906371
Язык: 
Татарский