Хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 7 дистә елдан артык ел вакыт үтеп бара. Дәһшәтле сугышта катнашкан ветераннарыбызның саны елдан -ел кими, алар белән бергә сугыш хатирәләре дә саега. Бүген инде канкойгыч еллар турында Җиңү бәйрәме һәм һәйкәлләребез генә искә төшереп тора.
Бу уңайдан тарихи вакыйгаларны мәңгеләштерүче һәйкәл, обелиск, стеласы булган авылларны бәхетле дияргә мөмкин. Димәк, аларда хәтер яши. Шул обелиск яныннан узганда өлкән буын кешеләре сугышка бәйле хатирәләрне яңарта, югалткан якыннарын юксынып искә ала... Яшь буын исә тыныч тормыш өчен шушы авылдан күпме кешенең сугышка киткәнлеген, күпмеләренең яу яланында ятып калганлыгын, хәбәрсез югалганлыгын барлый.
Әйе, хәтер яшәгәндә батырлар онытылмый.Миңлебай авылында да Җиңү паркы бар, Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбызның  исемнәре   обелискка язылып мәңгеләштерелгән.Бөек Ватан сугышы афәтләре  беркайчан онытылмас,ел дәвамында Миңлебай авылы җирлегендә төрле чаралар үткәрелә.Хәбәрсез югалганнарны эзләү өстендә эш алып барыла,Җиңү көне,22-нче июнь Хәтер һәм кайгы көне, сугыш чоры балаларына игътибар күрсәтелә,даими рәвештә Җиңү паркында чисталык саклау буенча өмәләр оештырыла.

 

Төзүчесе: хранитель Стахеева Э.З. Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музее.

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/906558
Язык: 
Татарский