Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады

Кичә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Түбән Мактамада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сәет Сәгыйтов үзенең туган көнен билгеләп үтте.

Традиция буенча ветеранны котларга кунаклар җыелды.

Сәет абый Сәгыйтов 1926 елның 8 июлендә Сарман районы Иске Әлмәт авылында туа. Җиде еллык мәктәпне тәмамлап, колхозда төрле эшләр башкара. Ул фронтка 1944 елда китә. II Украина фронтында сугыша. 1950 елда гына демобилизацияләнә, чөнки Молдавия чигендә сакта тора. Сәет Сәхип улы -  II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм юбилей бүләкләре иясе.

1950 елда ветеран Әлмәткә күчә. Сәет Сәхип улы «Татнефть-УРС» аксакалларының иң хөрмәтле ветераннарының берсе. Ул озак еллар предприятиедә машина йөртүче булып эшләде.

Ветеран хатыны Рәкыя апа белән бергә 2 бала тәрбияләп үстергән, 5 оныгы, 2 оныкчыгы бар.

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/907884
Язык: 
Татарский