Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гайшә Салих кызы Авширова язмышы

Сугыш чоры балалары дип әйтүгә, авырлык белән гомер иткән, ачлык-юклыкны күргәннәр күз алдына килә. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек. Ятимлек ачысын да татыганнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итәләр.

Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Алар исән чакта хөкүмәт тарафыннан тиешле игътибар күрсәтелсен иде дә бит... Никтер алар үгисетелгән кебек кала.

Әлеге язмамда сугыш чоры баласының берсе, үземнең олы апам - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гайшә Салих кызы Авширова турында язасым килә. 90 яше алдыннан аның катлаулы тормыш юлын, үткәнен искә төшерәм.

Гайшә апа безнең гаиләдә икенче бала булып, Кирлегәч авылында 1931 елның 2 августында дөньяга килә. Беренчесе - ир бала, Нәкыйп абый иде. Безнең инәй - авылда гади колхозчы, әти Шөгер МТСында Иске Куакта тракторчы булып эшләгән. Гайшә апайдан соң гаиләдә тагын өч бала туа: Хафизә, Нәҗип, Рәмзия. Шулай матур гына яшәгәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның февралендә әтине сугышка алалар, 1943 елның март аенда Ленинградны азат иткәндә ул һәлак була. Әти фронтка киткән көннән башлап, инәй, Нәкыйп абый һәм Гайшә апа җилкәсенә гаилә арбасын тарту вазифасы йөкләнә. Абыйга 13 яшь кенә булса да, колхозда тайлар көтүен көтә башлый. Инәй көн-төн колхоз эшендә. Йорт-өй мәшәкате һәм өч бәләкәй баланы карау 10 яшьлек Гайшә апага кала. Шул елларда истә калган мизгелләрне искә төшерәм дә, бу апа ничек түзде икән дип хәйран калам. Җәй җитү белән кычыткан, балтырган, алабута үләннәрен җыярга, шулардан аш пешерергә, бәрәңге бакчасын карарга кирәк һәм башкалар.

Балтырган, кузгалак кебек үләннәр авыл тирәсендә үсми иде, аларны җыярга 6-7 км ераклыктагы кырга («кислый овраг» дип йөртәләр иде), Чирмешән белән Лениногорск районы чикләшкән җиргә барырга кирәк иде. Ач-ялангач килеш, җәйге кызу көннәрдә шушы араны ничек үтеп, ничек шул үләннәрне күтәреп кайттыгыз икән?! Күрше апалар белән кайтып кергәч, аркагыздагы биштәр капчыкны салып, хәлсезләнеп, баскычка утыра идегез дә, «су бирегез тизрәк» дип әйтә идегез. Без исә тизрәк биштәр капчыгын актарып, балтырганны эзләп, моннан да тәмле ризык юктыр дип ашый идек. Ул балтырганны кар базына төшерәләр иде һәм атна буе шуңардан аш пешереп ашый идек. Сугыш чоры балаларының сабый чаклары менә шундый мәшәкатьләр белән үтте, матур кием, уенчыклар белән уйнау дигәнне белмәделәр. Яшүсмер вакытлары яшьлек гүзәллеген, яшьлек хисләрен тоеп узмады.

Менә кулымда Гайшә апаның хезмәт кенәгәсе. Эш-ли башлаганда аңа 16 яшь булган. 1947 елның 15 августында Кирлегәч 7 еллык мәктәбенә җыештыручы булып урнаша. 1957 елның 16 ноябренә кадәр мәктәптә һәм «Кызыл Октябрь» колхозында сыер савучы булып эшли. Ул чакта җыештыручы-ларның хезмәте гади генә түгел иде. Үзенә билгеләнгән классларны җыю, юу, тузаннарны сөртү, кыш кө-нендә мич ягу, балалар дәрескә килгәнче класслар җылытылган булырга, утын исе бетәргә тиеш. Балаларга ис тимәсен өчен җыештыручылар иртәнге өчтә килеп мич ягалар иде. Коега барып, су алып кайтып, балаларга эчәргә дип су савытларын тутырып куялар, дәрес башлануын һәм тәмамлануын белгертеп, кыңгырау шалтыраталар (мәктәп класслары өч бинада, өч җирдә урнашкан). Укучылар мәктәпкә алмаш аяк киеме алып килми иде, чөнки юклык заманасы. Аякта - чабата. Шуның белән класска кереп утырабыз. Язгы-көзге пычрак-ларда җыештыручылар ул пычракны (балчыкны) көрәк белән кыралар, аннан салкын көл суы белән юып чыгалар. Җәен урманда мәктәп өчен утын әзерлиләр, аны кайтарып, кисеп, өеп кую гел шул җыештыручылар җилкәсендә булды. Ничек түздегез икән, бәгырькәйләрем, шушы кадәр авырлыкларга?! Түзем, сабыр булгансыз.

Гайшә апабыз авырлыкларга бирешми, сынмый, сыгылмый. Заготконторада бәрәңге дә киптерә, тимер юлда путевой эшче була, асфальт-бетон заводында эшли. Таҗикстанда, Ура-Тюбе шәһәрендә гидро-электростанциягә буа тө-зелешендә дә катнаша. 1954-1965 елларда алар җизнәм (ул күрше Сарабиккол авылыннан) Габдулхак Мөхәммәтъяр улы Авширов белән, бәхет эзләп, Әлмәт, Бөгелмә, Таҗикстан җирләрен әйләнеп, Әлмәткә кайтып урнашалар. Җизни «Әлмәтнефть» идарәсенең ЦППД цехына эшкә урнаша, Гайшә апа Әлмәт район нефтьүткәргечләр идарәсенә лаборант булып эшкә керә. 1986 елда лаеклы ялга чыга. Ул вакытта инде мин дә Оренбург өлкәсендә чирәм җир күтәреп, армия сафларын үтеп, Әлмәттә эшкә урнашып, гаилә корып яши идем.

Язмыш сыный бит адәм баласын. Әлмәттә җай гына яшәп торганда, 1967 елның февралендә кинәт кенә авырып җизнәй үлеп китте. Гайшә апай кечкенә улы Рәфис белән ирсез дә, фатирсыз да калды. Аптыраган мәлдә игелекле кешеләр ярдәме тиде. ЦППД начальнигы, ялгышмасам, Ревмир Хәбибуллин дигән кеше, җизнәйнең авылдашы Искәндәр Зәбиров тырышлыгы, ярдәме белән барактан бер бүлмә бирделәр. Мондый зур бәхет Гайшә апа өчен, бәлки, башка булмагандыр да.

Улы Рәфис сигезенче класстан соң Лениногорск нефть техникумында укыды. Әлмәт район нефтьүткәргечләр идарәсенә эшкә керде, механик булып эшли башлады. Шул ук вакытта Әлмәт нефть институтын тәмамлады. Язмыш тагын сынау әзерләп куйган: апаның бердәнбер улы Рәфис фаҗигале рәвеш-тә һәлак булды. Мондый олы хәсрәт вакытында чын күңелеңнән Ходайдан сабырлык сорауларың ярдәм иткәндер, апа.

Бүгенге көндә апабыз Әлмәттә бер бүлмәле фатирында берүзе яши. Берүзе дип әйтү дөрес тә булмас, аның ишеге бервакытта да ябык түгел, туганнар, дуслар, элекке хезмәттәшләре килеп тора. Ул һәрберсе белән ачык мөгамәләдә, эчкерсез, ярдәмчел булды, бүген дә шундый. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырмады, аңа кешеләр белән аралашып яшәргә кирәк иде. 1987 елда Әлмәт «Радиоприбор» заводының «Электрон» яшүсмерләр клубына вахтер-гардеробчы булып эшкә керде, 1994 ел азагына кадәр эшләде. Шул чорда клубка йөргән үсмерләр, хәзер әти-әниләр, Гайшә апа белән очрашканда, исәнләшеп, хәлен сорашып китәләр иде, ди.

Без - барлык туганнар да Гайшә апабызны яратабыз, ул безнең арада иң хөрмәтле, иң кадерле туганыбыз. Күп еллар инәй белән бер подъездда яшәделәр һәм инәйнең соңгы сулышына кадәр ул карады, бөтен туганнар исеменнән моның өчен аерым рәхмәт сиңа. Чын күңелдән 90 яшең белән котлыйбыз! Ходай сиңа сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен!

 

Сине яратучы энең Нәҗип Галимов, ТРның атказанган нефтьчесе, Лениногорск шәһәре һәм районының мактаулы гражданины

 

Тулырак «Әлмәт таңнары»: http://almet-rt.ru/news/bek-ig-70-el/48625

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/907882
Язык: 
Татарский