Әлмәттә тарихи квест узды

Биремнәр Курск сугышының 78 еллыгына багышланган иде.

Җиңү волонтерлары Әлмәттә тарихи квест үткәрделәр. Ул Курск сугышының 78 еллыгына багышланган иде. Укучылар 6 бирем – каршылыклар полосасы, ату ноктасы, медиклар һәм радистлар өчен сынаулар, танк көрәше һәм миналы кыр узарга тиеш иделәр. Уенда 30 бала катнашты. Шундый ук квестлар бу көннәрдә бөтен Россия буйлап узды.

"Без  аларга әзерләнсеннәр өчен сценарий бирдек, чөнки ул вакыйгаларны искә алу авыр. Әлбәттә, аларга  әзерләнсен өчен мәгълүмат бирелгән. Ә хәзер без аларның бу уенга ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерәбез", - дип сөйләде «Игелекле Әлмәт» доброволецлар үзәге җитәкчесе Светлана Шәрәфиева.

 

 

«Әлмәт таңнары»

 Тулырак: http://almet-rt.ru/news/mf/48978

 

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/908724
Язык: 
Татарский