Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

Мин Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Иске Багряҗ -Елховой авылында туып үскәнмен. Бала чагым граҗданнар сугышы елларына туры килсәдә, ирем белән гаилә корып матур гына алты бала үстереп яшәп яткан чорыбызда, Бөек Ватан сугышы башланды. Ул хәбәр көндез яшен аткан күк тәэсир итте миңа. Чөнки гаиләдә ир атлардан, тормыш иптәшем һәм балик булган олы улым бар. Алар сугышка китсә берсеннән - берсе кечкенә биш балам белән берүзем торып калам.

Тормыш иптәшемне сугыш башланган беренче көненнән сугышка алдылар, мин алты балам белән иремне авылның кыр капкасына кадәр озата бардым. Эх, белгән булсам, бу саубуллашу соңгысы булган икән...Ирем сугыш кырыннан  әйләнеп кайтмады. Мин алты бала белән ятим калдым...

1943 елда олы улымны да нәкъ әтисен озаткан кебек, авылның кыр капкасына чаклы озата бардык.

Мин балаларыма ятимлек, ачлыкны күрсәтмәскә дип бөтен көчемне куйдым, колхозда алдынгы булып икешәр смена эшләдем. Шуннан кайткач кешеләргә бәрәңге ала идек. Көтү дә көттем. Күрше Сәрән, Кләмәнтәй авылларына барып икешәр сотый бәрәңге казып кайта идек. Шул эш өчен берәр чиләк бәрәңге бирәләр иде. Кыш көннәрендә фронтка оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәрә идем. Ике малаем кул арасына керә башлагач көтү көттеләр. Калганнары яшь иде әле.

 Колхоз бодайларын амбарда киптерергә мөмкинлек булмаганда өйдә киптереп бирә идек. Бөек Ватан сугышы чорларында күргән авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетереп булмый. Андый сугышлар җир йөзендә башка бервакытта да булмасын иде! Әмма үсеп килүче яшь буын ата-бабаларының Туган ил өчен үзләрен корбан итеп батырлырча көрәшүләрен, бүгенге тыныч тормышның нинди зур бәя белән алынуын онытмасыннар иде.

Текст авторы: Газизова М.М.

Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/908857
Язык: 
Татарский