pМин, Кашапова Миннур, Беренчемай районы Елховой авылында туганмын./p p1941 нче елның 22 нче июнь көннәре, бик авыр башланып китте. Сугыш башлануга минем тормыш иптәшем авылдашлар белән бергә сугышка, Ватанны якларга дип чыгып китте. Ул киткәч бик авыр булды миңа, – дип дәвам итә Миннур әби./p pИрләр сугышка киткәч бөтен кыр эшләре, фермалар, җилкә күтәрә алмаслык авыр ир- ат эшәре безнең җилкәгә калды. Чәчүлеккә дигән орлыкны авылдан алтмыш чакрым ераклыкта булган Шынтала станциясеннән капчыклар белән ат булмаганда җилкәгә салып алып кайта идек. Аякта тулаоек белән күтәртмәле чабата, язгы ташулар вакытында аякларыбыз чыланып бетә иде./p pКырларда ашлыкны урак тотып кул белән ура идек. Аны көлтәләргә бәйләп чабагач белән суга идек. Җыелган бодайны фронтка озата тордык. Төнне көнгә ялгап алны-ялны белми эшли идек, балалар да 5-6 яшьтән безнең белән эшләргә тырышалар иде. Тик сабыйларга да, үзебезгә дә туйганчы ашарга ризык кына булмады, берара бөтенләй ачлык башланды. Андый вакытта алабута, кычыткан, балтырган, киндер, туң бәрәңге, авыл халкыннан берсе дә калмый иде./p pКөз көннәрендә бәрәңге алышыр өчен күрше-тирә авылларга бара идек. Казып бәрәңгеләрен алып биргән өчен, алар бер чиләк бәрәңге бирәләр иде./p pКышкы суыкларда өйне җылытырга утын булмый иде. Хатын-кыз кул пычкысы белән күпме генә утын хәстәрли ала инде./p pЧана тартып кыш көнне дә утын кисәргә дип чыгып киткәнебез булды./p pАзрак вакыт булганда оекбаш, бияләйләр, шарфлар бәйләп фронтка солдатларга җибәрергә тырыша идек. Тырышуларыбыз бер дә бушка булмады, дошманны тар-мар иттеләр. Тик тормыш иптәшем генә шул китүеннән кайтмады./p p Дөньялар тыныч-имин булсын иде, мондый михнәтне башка беркайчанда күрергә язмасын!/p p /p pТекст авторы: Газизова М.М./p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/909338