Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

pМин, Закирова Зөһрә Хәбибулла кызы, 1909 нчы елда  Беренчемай районы (Әлмәт районы) Елховой авылында тудым. 3 сыйныф белемем бар./p p1929 елда Закиров Ләбип Гыйззатулла улына кияүгә чыктым. 1931 елда колхозга  эшкә кердем. Яхшы гына яшәп килгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Бу 1941 елның 22 нче июне иде. Ирләрне сугышка алдылар. Минем ирем 1941 елның августында сугышка китте./p p1942 нче елның март аенда Сталинград сугышында һәлак булды. Дүрт баламны кочаклап  ятим калдым. Без бернәрсәдән дә курыкмадык. Барлык авылдаш хатын-кызлар бергә берләшеп, кара кайгыларыбызны эчләребезгә йотып, ачлы-туклы килеш авыр ирләр эшен башкардык. Колхозга урманнан агач кистек, җир сөрдек, икмәк үстердек.Тизрәк җиңү килсен өчен бөтен көчебезне куйдык. Сугыштан соңгы елларда да мин колхозда эшләдем. 1968 пенсиягә чыктым. Сугыш кирәкми безгә! Кабат сугышлар булмасын иде!/p p /p pТекст авторы: Газизова М.М./p p /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/909337
Язык: 
Татарский