Опубликовано пт, 08/10/2021 - 15:30 пользователем TatFrontu.ru pЮбилярны бәйрәме белән район башлыгы Тимур Нагуманов, ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасы советы рәисе Василий Самойлов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев котладылар./p pЮбилярга мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Тимур Нагуманов болай диде: "emТылда хезмәт итеп, сез Бөек Ватан сугышы елларында күп авырлыклар кичергәнсез. Иң мөһиме, без сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, йортыгызда тынычлык һәм иминлек телибез/em". /p pШәрәфетдинова Замзәмия Касыйм кызы 1931 елның 7 октябрендә Чистай районында туа. Гаиләдә дүрт бала үсә, әтисе фронтка китә, әнисе инвалид була./p pЗамзәмия Касыйм кызы хезмәт эшчәнлеген ун яшендә башлаган. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли, басуларны сөрә, печән чаба. 19 яшендә производство оешмасында хисапчы булып эшли./p pЕгерме өч яшьтә кияүгә чыга, ире белән бергә Әлмәт шәһәренә күчеп киләләр. Аларның ике баласы бар. Бүгенге көндә өч оныгы һәм ике оныкчыгы бар./p pЗамзәмия Касыймовна утыз ике ел дәвамында Әлмәт икмәк заводында эшләп лаеклы ялга чыккан./p pБөек Ватан сугышының юбилей медальләре белән бүләкләнгән./p p /p p /p p /p pФото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/49450"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/49450/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/909274 Язык: Татарский