Әбием сөйләгәннәрдән: Сугыш безне тол, ә балаларыбызны ятим итте.

pМин, Кашапова Нурхая, 1911 нче елда Беренчемай районы Иске Багряҗ –Елховой авылында туып үстем./p pМинем бала чагымнан ук тормышыбыз бик авыр елларга туры килде./p pУн яшемнән әнигә ияреп колхоз фермасына эшкә йөрдем. Үсеп буйга җиткәч үзебезнең авыл егетенә кияүгә чыктым. Дүрт, сау – сәләмәт бала алып кайттым.      Һәм, хич уйламаган җирдән ил өстенә кара кайгы килде./p pУл бөтен кешеләрнең дә өй ишекләрен  шакыды, шул исәптән безнекен дә. Мин дүрт баламны ияртеп авылны чыкканчы, балаларымның атасын озата бардым.Сугыштан беренче  хат килде,әтиебездән хат алу безнең өчен иң олы сөенеч иде. Тормыш иптәшем сугышка хәтле авылда бик әйбәт тракторчы булып эшләде, ә сугышта аңа танк тапшырганнар.Хат шул турыда иде, калган өлешендә балалар , тормыш турында сорашкан./p pБер дә бер  көнне, миңа  кара пичәт сугылган хат тапшырдылар.Анда сезнең тормыш иптәшегез  1942 – 1943 елларда баргансугышларда,  Ленинградны яклауда һәм аны азат итүдә үзеннән зур көч куйды, узе дә шул сугышларда ил өчен батырларча  корбан булды дип язылган иде.Мин, дүрт  балам белән ( ул вакытта иң олысына  10 яшь иде) ятим калдым. Иремнең үле хәбәрен алгач та бирешмәдем, чөнки мин бу хәбәргә ышанмадым.Кайтыр әле диеп, гөл көтә идем.Алар исән – имин кайтсын дип, алны – ялны белми эшләдек.Авыр кайгыларыбызны эш белән томаларга торышуыбыз да булгандыр инде.Шөкер балаларым исән – имин үсеп кеше булдылар, аларга бу ачы язмышларны күрергә язмасын инде,дөньялар тыныч булсын.Җир йөзендә сугышлар беркайчан да кабатланмасын иде!/p p /p pЗаведующая Музея истории с.Елхова им.ХАхметшина Газизова М.М./p p /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/909243
Язык: 
Татарский