pХакимов Фахразый Бари улы 1920 елны Миңлебай авылында туган. 1941 елда Бөек Ватан сугышына киткән. Хәрби фельдшер, подполковник. 1945 елда җиңү яулап кайткан. Шәхсән ул үзе Украина, Курск, Воронеж, Сталинград, Калинин, Полтава, Белоруссия, Латвия, Литва, Эстония, Польша, Германияне фашистлардан азат итүдә катнаша, 3 тапкыр яралана, 2 тапкыр контузия ала./p p Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике Кызыл Йолдыз, I,II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, ике “Батырлык өчен”, ике “Сугышчан хезмәтләре өчен” медальләре, Сталинград, Киев оборонасы өчен һ.б. 20 дән артык медальләр белән бүләкләнә./p pХакимов Фахразый Бари улы 32 ел армиядә хәрби фельдшер булып хезмәт итә./p pЛатвиядә яшәгән, 2015 елны үлгән./p p /p p /p p /p pemмәгълүмәтне Фатыйх Кәрими исемендәге мемориаль музей хезмәткәрләре тапшырды /em/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/909591