Минем әтием Бөек Ватан сугышы ветераны иде.

pМинем әтием Әхмәтгата Гыйләҗетдин улы Гыйләҗетдинов 1915 елның 12 августында, Беренчемай районы (хәзерге Әлмәт районы) Елховой авылында туып үскән./p p1940 елның көз аенда, өч ел хезмәт итеп кадровый хезмәттән кайта. Анда тупчы-артиллерист була. 1939нчы елда Көнбатыш Прусияне азат итүдә, ә 1940нчы елдафиннарга каршы көрәштә  катнаша./p p1941 елның яз аенда әтиемә 26 яшь була, ул авыл урамына җәяр өчен чуерташ чыгарган вакытта өстенә таш ишелеп, таш астында кала. Инде тернәкләнеп кенә килгәндә  бөтен ил халкын кайгы-хәсрәткә салып Бөек Ватан сугышы башлана. Бер як җилкәсе төшенке, биле авырта, аякларының хәле юк, ул бертөркем авылдашлары  белән  12 июльдә сугышка чыгып китә. Мәскәү астындагы Клин шәһәрендә аларны сапёрлар взводына төркиләр. Минем әтине отделение командиры итеп куялар. Август уртасында Клин өчен бик каты бәрелешләр башлана. Шул вакытта,  яралы иптәшләренә булышкан чагында, үзе бик каты яралана. Аны операция өстәленә салалар. Ике ай ярым госпитальдә яткач  Мингата Гыйльметдиновны Омск шәһәренең җыю пункытына озаталар. Ул махсус Себер армиясе сафында, 1941 елның декабрендә Мәскәү янына килеп төшә. Себер егетләре кулларына тәүге тапкыр автоматлар алалар. Ә Мингата Гыйльметдиновны монда да отделение командиры итеп куялар. Көчле сугышлар бара, 1942 елның гыйнварь аенда беренче тапкыр үзләре хөҗүмгә күчәләр һәм дошманны куа башлыйлар./p pИваново авылы янында барган каты сугыш вакытында ул кабат яралана. – бу юлы туп ярчыгы аның аягына тия. Аның җәрәхәте бик озак төзәлми аптраткач, аны Кавказга, Пятигорскига санаториягә җибәрәләр. Яралы аягы төзәлеп беткәндә немецлар Кавказны шторомлый башлыйлар. Яралыларны Бакуга озаталар. Монда аларны комиссия уздыралар, барсын да сугышка яраксыз дип чыгаралар. Әммә Мингата Гыйльметдинов  һәм аның иптәше моның белән килешми, катгый рәвештә сугышка китәчәкләрен белдерәләр. Аларны яңа дивизя белән, 1944 нче елда Варашиловград шәһәрен азат итәргә куялар. Тупчы Гыйльметдинов шушы дивизия сафында хәлиткеч сугышларда - илдән дошманны бәреп чыгаруда, Румыния җирен, аның башкаласы Бухарестны, Австрияне һәм башкаласы Венаны, Венгрияне һәм башкаласы Будапештны азат итүдә, Венгриядәге балатон күле буенда соңгы немец армиясе белән каты бәрелешләрдә катнаша. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Мингата Гыйльметдиновны өч мәртәбә «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Медальнең өченчесен сугыш бетеп озак еллар үткәч кенә китереп тапшыралар. Сугыштан туган авылына, бары тик 1945 елның ахырында гына кайтып төшә. Әти-әнисе картайган, сугышта югалган абыйсының ике баласы да бу гаиләдә була. Әхмәтгата авылның иң чибәр кызы, Зәмзәмиягә өйләнә. Аларның үзләренең дә җиде балалары туа, шулай итеп тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Әхмәтгата сугыштан кайткач күп еллар колхозда бригадир һәм ындыр табагының җитәкчесе  була./p pАвылда аны хөрмәт итмәгән кеше юк, соңгы юлга да, бөтен авыл халкы озата бара, авыл кахарманын  Елховой авыл зиратына җирлиләр./p p /p p /p p /p pТекстның авторы: Газизова М.М./p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/909589
Язык: 
Татарский