Опубликовано вт, 25/01/2022 - 11:34 пользователем TatFrontu.ru pӘлмәт шәһәренең 23 мәктәбенең Җиңү волонтерларының мәктәп отряды Яхина Фатыйма Яхин кызы янына бардылар. Ул 1924 елның 19 февралендә Минзәлә районында туган. Быел аңа 98 яшь тула./p pВетеран 17 яшендә фронтка китә. 1 һәм 2 Белоруссия фронтларында зенит гаскәрләрендә сугыша. Сугышка кадәр авыл китапханәсендә эшләгән./p pШулай ук "Игелекле Әлмәт" шәһәр штабы волонтерлары Сабирова Минисә Мифтах кызы янына бардылар. Сугыш башлану белән аны торф чыгарырга алалар, аннан авырый, өенә кайтып китә./p p1943 елда фронтка китә. 1945 елның мартына кадәр сугыша. Аннан соң 1945 елның ноябренә кадәр Япон сугышында була. 1957 елдан сәүдә хезмәткәре дә, хисап хезмәткәре дә булып эшли.br / чыганак(источник): "ӘЛМӘТ ТАҢНАРЫ" шәһәр һәм район газетасы a href="https://www.instagram.com/p/CZHMZ75KMnF/?utm_source=ig_web_copy_link" rel="noopener noreferrer" target="_blank"https://www.instagram.com/p/CZHMZ75KMnF/?utm_source=ig_web_copy_link/a /p Источник: https://tatfrontu.ru/node/910837 Язык: Татарский