p15 февраль көнне Яңа Нәдер авылы китапханәсендә "Муса Җәлил- герой шагыйрь" дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарага " Гөлчәчәк" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр кунак булып керделәр. Китапханәче Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Әңгәмә барышында балалар шагыйрьнең фаҗигале һәм героик язмышы турында якыннан белделәр. Балалар өчен иҗат ителгән " Батыр куян", "Шакир белән Гали" шигырьләрен тыңладылар. Чара ахырында " Кызыл ромашка" әсәренә нигезләнеп төшерелгән мультфильмны карадылар./p pКитапханәче Рахманова Гөлназ Алмасовна/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/911394