«Муса абый-балаларның якын дусты»

pМуса Җәлил - олылар һәм балалар өчен бик күп әсәсрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек шагыйрь ул. 15 февраль көнне Герой-шагыйрьнең тууына 116 ел тулды. Шул уңайдан Югары Мактама авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Муса абый-балаларның якын дусты” исемле шагыйрьнең иҗатына күзәтү оештырылды. Балалар Муса Җәлилнең балачагы турында хикәяләрне бик кызыксынып тыңладылар./p pЯзучы туган ягының табигатен бик тә яраткан, кошларның, хайваннарның тавышларын тыңлаган.  “Күке”, “Әтәч”, “Чишмә” шигырьләре балалар белән берлектә укылды. Ә “Карак песи”, “Маэмай” шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр./p pШулай ук балалар игътибарына Муса Җәлилнең әсирлектә язылган “Тик булса иде ирек”, “Җырларым” шигырьләре тәкъдим ителде. “Сәгать”  исемле шигырьне Рәвилә Валиуллина укыды./p pТуган халкы көрәшче шагыйребезне беркайчан да онытмас. Герой-шагыйребезгә булган мәхәббәтебез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрдә мәнге саклансын./p p /p pШамсутдинова  Гүзәл Әмирзяновна  китапханәче./p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/911392
Язык: 
Татарский