Тыл ветераннарын онытмыйбыз

p2022 елның 23 феврале көнне Югары Мактама авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераны Шәрәфетдинов Хатыйп Госман улын туган көне, 94 яшь тулуы белән тәбрикләделәр./p pАвыр сугыш елларында Хатыйп Госман улы туган халкына, милләттәшләрен саклауда зур хезмәтен куя. Яу кырындагы авылдашларына ярдәм йөзеннән, фронтка кирәк-яраклар туплауда төп көч була. Бүгенге көндә дә Хатыйп ага үз аңында, дөрес фикерли, оныкларына хөрмәтле бабай да./p pМәдәният хезмәткәрләре Хатыйп Госман улына музыкаль котлау белән беррәттән, истәлекле бүләктә тапшырдылар./p p /p p /p pЮгары Мактама мәдәният йорты/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/911580
Язык: 
Татарский