Тыл ветераннарын онытмыйк....

p 2022 елның 23 февралендә Елховой авылының иң өлкән кешеләренең берсе, тыл ветераны Шәрәфетдинов Әгъләметдин Имаметдин улы үзенең 93 яшьлеген билгеләп үтте. Әгъләметдин Имаметдин улына, мондый матур, истәлекле бәйрәмне билгеләп үтүдә, билгеле инде Елховой авылы мәдәният хезмәткәләренең өлеше бик зур. Мәдәният йортында оештырылган “Яшь рәссам” түгәрәгенә йөрүче балалар иҗат иткән зур открытка белән авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Алмаз Әнәс улы әзерләгән истәлекле бүләкне тыл ветеранына тапшырдылар. Бүләкләр белән беррәттән, Девяткина Гөлнар һәм Исмәгыйлева  Сиреналар берсеннән-берсе матур җыр-биюле бүләкләрендә тапшырдылар. Тыл ветераны Әгъләметдин ага, бу көнне яшьлегенә кире кайтып килде, аңа саулык-сәламәтлек теләп саубуллаштылар./p p /p pЕлховой авылы мәдәният йорты/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/911579
Язык: 
Татарский