Җыр да сугышты.

pСу­гыш вакытында солдатлар йөрәге аша нинди генә җырлар узмаган. Нинди җырларны җырлый-җырлый утка кергән татар солдатлары, ниндиләрне җырлап юанганнар сугыш афәте беразгагына тынып торганчакларда окоп, землянкаларда. Миңа калса, халык хәтерендә булган җырларны җырлаганнар алар. Алар совет чоры солдатларына сугышчан дәрт, рух өстәгәннәр./p pСовет иленең башка милләттән булган солдатла­ры белән бергә, татар солдатлары да, аңлашылаки, «Священная война», «В землянке», «Катюша»лар­ны һ.б. җырлаган. Ул җырларның да күпчелеге асылда сугыштан соң популярлашып, чын мәгънәсендә халыкка таралган./p pХәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында 18 нче февраль көнне Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбендә "Җыр да сугышты" дип исемләнгән хәрби җыр конкурсы үткәрелде. Сәхнәдә сугыш чоры картиналары җанланды, таныш җырлар яңгырады. Барлык сыйныфларның спектакльләре ихлас күңел белән сугарылган иде./p p /p pШаймарданова ЛандышАтласовна,/p pтатар теле һәм әдәбияты укытучысы,Түбән Мактама 1 нче урта мәктәбе/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/911649
Язык: 
Татарский