p1944 елның 27 гыйнвары – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. Бу көнне Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камалышыннан азат ителә. Әнә шул уңайдан 27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне - Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге тарихи дата уңаеннан Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фахретдин исемен йөртүче гимназия укучылары белән “Блокада икмәге” дип исемләнгән бөтен рәсәй акциясенә кушылдык. “Блокада икмәге” чарасында катнашучы балалар дошман камалышында калган Ленинград халкының ниләр кичергәнлеге турында тетрәнеп тыңладылар./p p11 сыйныф укучылары белән “Мәңге яшәр Шәһәр” (Город вечно живых) Бөтенроссия Ачык дәрес чарасында катнаштык- 27.01, 12.00./p pХәзерге буын балаларына сугыш ачысын күрергә язмасын! Табыннарыбызда кадерле икмәк булсын! /p p /p pКамалетдинова Наилә Зөфәр кызы, Р.Фәхреддин исемендәге 1нче гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/911710