Зарипова Тагзимә апаны 90-яшьлек юбилее

pСөләй авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Зарипова Тагзимә апаны 90-яшьлек юбилее белән котлады.Юбилярга иң изге теләкләрен җиткерделәр, күчтәнәчләрен бирделәр. Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, кайгырту - безне бизи торган сыйфатлар. Тирә-күршебездә яшәүче өлкән буын кешеләренә һәрвакт игътибарлы булсак иде./p p- ХөрмәтлеТагзимә апа! Яшьлегегез авыр сугыш елларына туры килсәдә, бүгенге көннең рәхәтен күреп яшисез. Михнәтләргә бирешмичә, хәзерге тыныч, мул тормышка кадәр килеп  җиткәнсез. 90 яшькә кадәр яшәү һәркемгә дә бирелми ул. Шуңа Ходай Тәгалә биргән гомерне балалар, онык­ларыгызның кайгыртуын тоеп яшәргә язсын әле сезгә./p p /p pСөләй авылы мәдәният йорты/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912019
Язык: 
Татарский