Бөек Ватан сугышы истәлеге

pРавилов Әгләм Равиль улы 1909 елның 18 декабрендә, Беренчемай районы Түбән Абдул авылында ишле крестьян гаиләсендә туа./p pБөек Ватан сугышы башланганчы “Путь к коммунизму” колхозында хисапчы булып эшли. Сугыш башлану турындагы хәбәрне ул эшендә ишетә. Ул елларда авылдагы барлык яңалыкны да колхоз радиосы аша тапшыра торган булалар. Икенче көнне үк Равилов Әгләм бөтен хәзерлеген күреп, күрше Чирмешән районына урнашкан военкоматка юнәлә./p pАны, 1941 елның 25 июнендә  Кызыл Армия сафларына алалар. Әгләм беренче мәртәбә көчле сугышта, 942  нче сугыш частенең стрелок полкында, Калининград фронтында була. Батыр йөрәкле, курку белмәс авыл егете һәрвакыт сугышның алгы сызыгында булырга тырыша.1941 елның 22 декабрендә бик көчле сугышлар вакытында ул каты яралана. Башка барлык яралы сугышчылар белән берлектә Әгләм Равиль улын да Улан -Уде шәһәрендә урнашкан хәрби хастаханәгә урнаштыралар. Хастаханәдә батыр сугышчы бер елга якын дәвалана. Көчле яралардан соң аякка басар өчен бик күп көч түгәргә туры килә аңа.  Шундый  яралардан соң да ул, үзенең Туган илен сакларга теләге зур булуын күрсәтеп үзен фронтка җибәрүләрен сорый, әмма үтенечен кире кагалар./p pРавилов Әгләм туган авылы Түбән Абдулга 1943 нче  елның башында кайта. Авылга кайткач та бик озак ял итеп ятуны хуп күрми ул, колхоз белән җитәкчелек итүне үз кулларына ала, чөнки авылда хатын-кыз һәм олы яштәге әби-бабайлар гына әлләни майтара алмый. Ә бит колхозда да бик күп көч куерга кирәк. Вакытында чәчмәсәң ,урмасаң ашлык әрәм була, ә аны киптереп ипи итеп фронтка озатмасаң, армия ач кала. /p pБөек Ватан сугышы тәмамлангач та Әгләм Равиль улы колхозда эшләүен дәвам итә./p pМөкәрәмә Зәки кызына өйләнеп җиде бала алып кайталар. Балалар барсы да тәртипле, тәрбияле, гыйлемле булып, төрлесе-төрле өлкәләрдә эшләп, илебез үсешендә үзләреннән зур элеш кертәләр./p pРавилов Әгләм Равиль улы мең тугыз йөз сиксән алтынчы елның өченче декабрендә якты дөнья белән хушлаша. Аны олылап Түбән Абдул авылы зиратына җирлиләр./p pstrongӘтисенең истәлеген барлап, Бөек Ватан сугышында корбан булган барлык авылдашларына, тыл хезмәтчәннәренә багышлап,Радик Әгләм улы Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее әйләнәсенә,  үз көче белән,  бик матур һәйкәлләр бастырып куя./strong/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912081
Язык: 
Татарский