Опубликовано пт, 01/04/2022 - 10:57 пользователем TatFrontu.ru pБез инде Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек, ә сугыш үзе турында искә төшерүен дәвам итә./p pБүгенге көнгә кадәр сугышчан медальләр һәм орденнар үз геройларын табалар. Хәзер аларны фронтовикларның балалары, оныклары, туганнары ала. Чөнки солдатлар үзләре исән түгел инде./p pБүген Людмила Даниловна Березова өчен зур вакыйга булды. Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов аңа бертуган абыйсы Георгий Данилович Зверевның дәүләт бүләге – «Батырлык өчен» медален тапшырды. Георгий Зверевның гомере 1943 елда өзелә./p p"emКызганычка каршы, бу бүләк үзе исән чагында тапшырылмаган. Кызганычка каршы, абыегыз безнең арада юк,әмма аның батырлыгы аркасында без хәзер яшибез.Сезгә зур рәхмәт. Сезгә нык сәламәтлек телим/em", - дип мөрәҗәгать итте Тимур Дмитриевич Людмила Даниловнага./p pЛюдмила Даниловна үзе дә сугыш елларында армия сафларында хезмәт итә. "Анда 4 ел, 2 ай һәм 19 көн булдым. Сугыш авырлыкларын кичердем, әмма тормыш сөюемне югалтмадым",- ди Людмила Даниловна./p pЛюдмила Даниловнаны котларга ветераннар Советы, хәрби комиссариат һәм социаль яклау идарәсе вәкилләре дә килгән иде./p p /p pФото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/51470"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/51470/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/912136 Язык: Татарский