Опубликовано пт, 01/04/2022 - 10:52 пользователем TatFrontu.ru p /p pГазимә Натфулла кызы Гатина үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны түгәрәк дата белән котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин килде. Тимур Дмитриевич Газимә Натфулла кызын котлады һәм аңа иң мөһиме сәламәтлек һәм озын бәхетле тормыш теләде. Шулай ук ул мондый көчле кешеләр белән горурлануын билгеләп үтте һәм юбилярга киләчәктә йөз еллыгын билгеләп үтүне теләде. Район башлыгы РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырды./p pГазимә Натфулла кызы Гатина 1927 елның 29 мартында Алексеевск районының Урманасты Шенталасында туа. Ул тыл хезмәтчәне. Гаиләдә 9 бала тәрбияләнә. Әтисе колхозда эшли, әнисе балалар тәрбияләү белән шөгыльләнә. "emШунда ук укыдым, 4 сыйныфны тәмамладым, чөнки алга таба укырга мөмкинлек юк, колхозда эшли башладым/em", - ди ветеран үзе./p pСугыш тәмамланганнан соң, Газимә Натфулла кызы мәктәптә укуын Биләрдә дәвам итә. 7 сыйныфны тәмамлагач, хастаханәгә эшкә урнаша. 1951 елда кияүгә чыга һәм 3 кыз һәм ул таба. /p p Әлмәттә Газимә Натфулла кызы кибеттә сатучы, «Әлмәтнефть» НГДУсының 4 промыселында, «АРСУ» да төнге дежур няня булган, аннан лаеклы ялга киткән./p pФидакарь хезмәте өчен бик күп медальләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә ул 9 онык һәм 13 оныкчыкның әбисе./p p"emБүләкләр, миңа карата ихтирамлы мөнәсәбәтегез өчен б зур рәхмәт. Сез дә сәламәт булыгыз, авырмагыз, бәхетле яшәгез, көннәребез тыныч һәм шатлыклы булсын, балалар/em", - дип мөрәҗәгать итте Газимә Натфулла кызы җыелган кунакларга. /p p /p pФото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/51468"http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/51468/a/p p /p Источник: https://tatfrontu.ru/node/912134 Язык: Татарский