Батырлык мәңгелек!

p14 апрель көнне Урсалабаш авыл китапханәсендә  «Батырлык мәңгелек!»дип аталган батырлык сәгате үткәрелде.Чара барышында балаларга батырлык сүзенең мәгънәсе аңлатылды./p p   Илебезгә фашист илбасарлары басып кергән  кара көннәрдә килгән авырлыкларны Урсалабаш авылы кешеләре ил белән бергә күтәрә. Ватанны сакларга киткән 206 урсалабашлының 93е  яу кырларында ятып кала. Каhарман якташларыбызның берсе Советлар Союзы Герое Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан  улы белән авылдашларыбыз хаклы рәвештә горурлана ала.Сугыш башланганның беренче көннәрендә үк аны фронтка чакырып язу килә. Мотыйк Әхмәдуллин СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән Советлар Союзы Герое дигән исемгә лаек була./p p Бөек Җиңүнең 40 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә Урсалабашта батыр якташыбызга hәйкәл кую тантанасы булды./p pБүгенге чарада китап укучыларга  Геройның тормыш юлы,сугыш һәм сугыштан соңгы еллары, батырлыгы турында сөйләнде.Чарада   катнашучылар«Хәтерлибез,данлыйбыз,горурланабыз»исемле  китап күргәзмәсебелән  таныштылар./p pКитаханәче Талибуллина  Гөлфирә Рәфисовна/p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912476
Язык: 
Татарский