Мәктәбебез дәһшәтле сугыш елларында

p     Гаять матур, тыныч якшәмбе көне... Зәй елгасы буендагы болынлыкта Әлмәт районы җыены – Сабантуй бәйрәме уздырыла. Якын-тирә авыллардан кыңгыраулы атларга, машиналарга утырып, бәйрәмчә киенгән кешеләр ашыга. Болын җыр, бию, гармун тавышлары белән гөрләп тора. Менә-менә бәйрәм башланырга тиеш. Шул вакыт ачык “газик” машинасына тырып, Әлмәт районы партия комитеты кешеләре килеп керә. Җыелган халыкка Гитлер Германиясенең 1941 елның 22 июнендә советлар иленә сугыш башлавы игълан ителә. Мәйдан тынып кала. Кешеләр тирән кайгыдаөйләренә таралышалар./p p     Ир-егет укытучыларны, әле кичә генә мәктәпне тәмамлап, кулларына аттестат алган укучыларны фронтка озату башлана. Авыл белән бергә мәктәп тә бушап кала.../p pМәктәп алдында яңа кыенлыклар туа. Мәктәпкә киткән укытучыларны алмаштыру өчен тиз арада яңа кадрлар эзләргә кирәк була. Ярдәмгә мәктәпне уңышлы тәмамлаган чыгарылыш сыйныф кызлары килә. Укучыларга шөгыльләнү өчен дәреслекләр, язарга дәфтәр, кара булмый. Балаларны укыту өчен укытучылар язу карасын суган кабыгы, имән кайрысы кайнатып, аңа тимер салып тутыктырып ясый башлыйлар. Бу чорда укытучылар үзләре утын кисеп, ярып, мич ягып, уку бүлмәләрен җылытканнар; колхоз кырларында, фермада/p pэшләгәннәр./p p     Мәктәп алдына килеп баскан тагын бер авырлык ул – эвакуацияләнеп килүчеләрнең балаларын мәктәпкә кабул итү һәм укуны алар өчен рус телендә оештыру була. Мәскәү, Х арьков һәм башка җирләрдән эвакуацияләнеп килүчеләрнең мәктәп яшендәге балалары күп була. Шул сәбәпле рус сыйныфлары ачыла. Фронтка киткән укытучыларны эвакуация белән килгән Л.А.Биксина, И.У.Будовниц, О.Корф, В.А.Розова, яңа гына мәктәпне тәмамлаган С.Г.Бәкерова, Б.Х.Нәдерова, С.И.Зәйнуллина, А.Ф.Барашовалар алыштыра./p p      Авыр сугыш елларында мәктәп белән Гали Исхаков, Гариф Шәйдуллин, ә 1943 елдан башлап Мирза Каюм улы Таһиров җитәкчелек итә. Дәһшәтле елларында үзләренең бөтен сәләтләрен, тырышлыкларын балаларга биреп эшләган фидакарь укытучыларның исемнәре мәктәбебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Менә алар: Мәбрүрә Баязитова, Рәйсә Вәлиева, Камал Вәлиева, Хәлимә Гатина, Хәдичә Дәүләтбаева, Мөгаллимә Йосыпова, ХаррасЛатыйпов, Рокыя Таһирова, Хәтимә Әхмәтҗанова һ.б./p p     Сугыш кырларына мәктәбебез 14 укытучысын озата, Шуларның бары тик алтысы гына, яраланып, төрле имгәнүләр алып, кире әйләнеп кайта. 1938-1941 елларда мәктәбебезне тәмамлаган егетләр һәм кызларның да бик күбесе илебез азатлыгы өчен барган сугышларда башларын сала./p p     Дәһшәтле авыр еллар башка бер дә кабатланмасын иде. Сугыш чорында фидакарь хезмәт күрсәткән, илебез азатлыгы өчен барган сугышларда кан койган ватандашларыбызга мәңгелек дан!/p p /p pНуриева Гөлназ Хамис кызы,/p pМирза Каюм улы Таһиров исемендәге/p p1енче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы,/p pмәктәп тарихы музее җитәкчесе/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912604
Язык: 
Татарский