Сугыш чорының бөтен авырлыкларын татыдык, ләкин сынмадык, сынатмадык

pШарафутдинов  Әгләметдин Имаметдин  улы 1928 елның 24 декабрендә колхозчы гаиләсендә туа. Елховой авылында гомер итә 4 класс белем алгач «Путь  комунизму » колхозында эшли./p p1947 елда армия сафларына да хезмәт итә. 1951 елдан нефтьчеләр оешмасында эшли. 1955 елдан кабаттан колхозга әйләнеп кайта. Шуннан лаеклы ялга китә./p pБүгенгесе көндә Елховой авылында тормыш итә. Без Әгләментдин абыйга хәл белергә барганда ул намаз укый иде. Өйгә кереп медальләр, альбомнар карый-карый сугыш чоры турында сөйләшеп утырдык. Минкәмәл апа белән бергә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. «Сугыш чорының бөтен авырлыкларын татыдык, ләкин сынмадык, сынатмадык. Сез, балалар, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәгез, яхшы укыгыз, эштән курыкмагыз. Тыныч  тормышта эшләү берни түгел ул, сугышлар гына чыкмасын», – ди Әгләметдин абый./p pЧынлап та, тыныч тормышның да тыл хезмәткәрләренең  дә кадерен белергә тиеш без. Аларның сөйләгәннәре безгә гыйбрәт тә, үрнәк тә булып кала./p p /p p /p pЕлховой авыл мәдәният йорты /p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912675
Язык: 
Татарский