Күкләребез аяз булсын иде...

pГаҗәеп кешеләр бар безнең янәшәбездә.  Бүген сезне шуларның берсе Зөфәрова Мәдинур Сәлах кызы белән таныштырып  утәсе килә./p pМәдинур апа 1930 елның 10 сентябрендә элек Чирмешән районына караган Әлмәт районы Елховой авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә соңгы бала булып  дөньяга килә./p pӘтисе Сәлах авылның оста чабатачысы була./p pМәдинур әбинең  бала чагы бик матур үтә, ә менә унбер яшен тутырып килгәндә  ил өстенә  кеше җилкәсе  күтәрә алмаслык олы кайгы килә, ул  -  Бөек Ватан сугышы./p pАвылдагы яше җиткән ир-атларны  сугышка алып китсәләр, үсмер кызларны кайсысын торф чыгарырга (торфны поездларда ягулык итеп кулланганнар), кайсысын окоп казырга, урман кисәргә, тимер юлда эшләргә,сугыш узган җирләрдән мәетләрне җыярга җибәргәннәр. Тормышының шушы җирендә  Мәдинурның да үсмер чагы бетә, чөнки кырда урак урырга,борчак җыярга,бәрәңге алырга, ындыр табагында эшләргә, ашлык киптереп олылар белән бергә капчыкларга төяп фронтка озатырга кирәк була. Язын  чәчүдә, көзен уруда булмасаң фронтка ярдәм итеп булмый. Җиңүне якынлаштыру өчен тылдагы һәрбер кеше көченнән килгәнчә зур тырышлык куя. Шулай эш эстендә олыларга ияреп алда санап үткән хатын-кызлар өчен авыр эшләрнең күбесендә катнашырга туры килә аңа. Инде дөньялар тынычлангач, туган авылында, колхозга  сыер савучы булып эшкә урнаша.  Яшь гомерләр эш өстендә авырлык белән, дөнья мәшәкәте белән үтә дә китә. Сугышка хәтле егет-кызларның уйнап-көлеп, гармуннар белән кич утырулары, бар да истәлеккә генә, хатирәләр булып кына кала. Сугыштан соң авылга моңсу  бер төс керә. Бик күп өйләр кара мөхерле хат алган була. Авылда ир-ат та санаулы гына кала./p pШуңадырмы Мәдинур апага гаилә корып җибәрү вакыты бик соңга туры килә. Зөфәров Габдулла Мохибулла улына тормышка чыкканда аңа инде кырык яшь була./p pГабдулланың беренче хатыны каты авырудан соң, биш баласын калдырып гүр иясе була. Габдулла абыйның биш ятимен олы йөрәкле Мәдинур апа үз кочагына җыя. Ул бу гаиләгә килгән беренче көненнән сабыйларны тәрбияләп үстерергә бөтен көчен куя. Бер-бер артлы үзе дә ике бала алып кайта, аның берсе кыз, берсе малай була. Бүгенге көндә Мәдинур апа илгә-көнгә яраклы, акыллы, бердәм, тату гаилә корып һәм мәрхәмәтле  балалар үстереп,   аларга дөрес  тәрбия бирүенә сөенеп туя алмый. Авылның ак әбие булып, йөзеннән нурлар чәчеп торучы Мәдинур Сәлах кызы балалары, оныклары янәшәсендә, кадер-хөрмәттә, аларның  рәхәтен күреп, бәхетләренә сөенеп матур, мул тормышта яши. Көн туган саен күк йөзләре генә тыныч булсын иде, без күргән михнәтләрне балаларыбыз, оныкларыбызга күрергә язмасын иде дип дога кылып тора./p p /p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912701
Язык: 
Татарский