Бөек Ватан сугышы геройлары – “Җәлилчеләр”

p20 нче апрель көнне 12 нче мәктәптә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Бөек Ватан сугышы геройлары – “Җәлилчеләр” дигән иҗади чара үткәрелде. Чарада 8, 11 нче сыйныф укучылары hәм туган тел укытучылары Садикова И.Ф., Сабирянова Р.Н., Мустафина В.Р. катнашты./p pЧара “Җәлилчеләр” hәм Бөек Ватан сугышында катнашкан герой-шагыйрьләрнең батырлыгы hәм иҗаты турындагы презентацияне күрсәтүдән башланды. 11 нче сыйныфларның чыгышыннан соң, 8 нче сыйныф укучылары сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр hәм туган тел укытучылары йомгак ясадылар. Чара сугыш ветераннарын искә алып, 1 минутлык тынлык белән тәмамланды./p pБу чара укучыларда туган илгә карата патриотик hәм горурлык хисләре уятты./p p /p p /p pСадикова И.Ф., Сабирянова Р.Н., Мустафина В.Р.,/p p12 нче урта мәктәбенең туган тел укытучылары/p
Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/912823
Язык: 
Татарский