pИлебезнең тыныч тормышта яшәвенә инде 77 ел була. Әлбәттә, без Бөек Ватан сугышының дәһшәтле вакыйгалары турында мәктәп программасында бирелгән әсәрләрдән, нәфис әдәбияттан , кинофилмьнардан күреп, әби- бабаларыбыз сөйләгәннәрдән ишетеп бик күп беләбез./p pСугыштагы батырлыклар 77 еллык тарих катламы астында калды. Бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә сакланган каһарманнарыбызның батырлыклары эле дә күнелләрдә саклана. Без/p pаларны онытмаска, сафлары азая барган сугыш ветераннарын, тыл батырларын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бүгенге буын яшьләренә/p pилебезнең данлы үткәне, күренекле шәхесләре, аларның тормышлары һәм ялкынлы иҗат юллары турында мәгълүмат бирүне, туган ил, туган җир өчен гомерләрен кызганмаган/p pкаһарманнарыбызга карата горурлану һәм кызыксыну хисе тәрбияләүне максат итеп куябыз./p pШушы уңайдан мәктәбебездә төрле кичәләр үткәрәбез. Ветераннарыбызны сыйныф сәгатьләренә чакырып, дәрес –викториналар үткәрәбез, түгәрәк өстәлләр ясыйбыз. Алар безгә/p pачы сугыш көннәрен хәзерге матур тормыш белән чагыштырып,сөенә-сөенә сөйләп калырга ашыгалар.../p pБилгеле булганча, Бөек Ватан сугышы татар халкы өчен зур сынау була. Татарстаннан гына да 560 мең кеше сугышка алына. Алар арасында күбесе яшьләр була. Бик күбесе сугыш/p pкырларында батырларча һәлак була. Татрстаннан 200 гә якын кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында М.Җәлил, М. Сыртланова, Г. Гафиятуллин кебек танылган/p pякташларыбыз да бар./p pБөек Ватан сугышы башлануга бик күп язучыларыбыз, шагыйрьлребез зур көрәшкә кушылдылар. Шундыйлардан безгә бик күп әсәрләре , шигырьләре таныш булганнар. Менә алар:/p pГ.Әпсәләмов, И.Гази, А.Шамов, Ф Кәрим, Г.Кутуй, Ә Еники, Ш.Маннур, Ш. Мөдәррис, М.Җәлил, А.Алиш. Кызганычка каршы, 30 дан артыгы сугыш кырларында, әсирлектә һәлак/p pбулдылар. Ләкин без алар турында онытмыйбыз, һәрдаим дәресләрдә,дәрестән тыш чараларда искә алабыз, шигырьләрен, әсәрләрен яратып укыйбыз.Фронтовик язучылар Ә Еники һәм герой –/p pшагыйрь М.Җәлилнең батырлыкларына сокланабыз, әсәрләрен укып хисләнәбез./p pБуыннан – буынга күчә торган Тарих вакытлар узу белән дә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, арта гына бара. Моның шулай булуын без әдәби әсәрләрне укып исбатлыйбыз, тагын бер тапкыр/p pинанабыз. Безнең әти- әниләребез дә, абый- апаларыбыз да нәкъ менә шушы әдипләрнең әсәрләрен укып өйрәнеп үскәннәр., без дә әдәбият дәресләрендә аларның тормыш иҗатларын/p pөйрәнәбез, әсәрләренә сокланабыз, алар белән горурланабыз. Алар алдында баш иябез!/p pБу батыр йөрәкле шәхесләребезнең әсәрләре, шигырьләре табигатьне яратырга; туган илне, Ватанны сөяргә, аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Туган халкы аларның исемнәрен мәңге/p pонытмас. Укучыларыбызны әсәрләрдәге геройлар кебек илгә, халыкка турылыклы, намуслы, дус, бердәм булып үсэргэ ойрэту-безнен бурыч. Укучыларыбызның Геройларга булган мәхәббәтләре/p pсүнмәсен, аларның якты истәлекләре күңелләрендә мәңге саклансын иде.../p p /p p /p pСадреева Ильмира Роберт кызы,/p pӘлмэт шәһәре 15 нче гомуми белем бирү мәктәбенең/p pтуган тел һәм әдәбият укытучысы, апрель, 2022ел/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/912822