Опубликовано ср, 11/05/2022 - 10:57 пользователем TatFrontu.ru pЕллар тузаны күп нәрсәне каплый, бик күп вакыйгалар хәтердән җуела, күп нәрсә онытыла./p pШулай да арада җанга гына түгел, канга сеңеп, гомер буе тамырларыңнан агып, йөрәкне тырнап торганнары бар./p pТәлгать абыйның да хәтер сандыгында күп нәрсә инде сакланмаган. Ә менә сугыш чорындагы балачактан бер вакыйга мәңгелеккә йөрәгенә уелып калган./p p- Ир-атларга илен сакларга сугышка да китәсе бар, кала торган гаиләсен, аларның тормышын да кайгыртып, җайлап китәргә өлгерергә кирәк. Без - малайлар урамда. Корычбаев абзый ихатасында лапас ясап ята. Менә җигүле атлар белән бер төркем ир-атлар килеп туктадылар. Ниндидер сүз, бәхәс тә булып алды кебек. Шуннан хуҗа өеннән документ алып чыгып күрсәтте дә, тегеләр кузгалып китте./p pИкенче көнне иртә белән Корычбаев абзый сугышка китте. Ул теге кешеләргә үзенең сугышка китәргә дигән повесткасын күрсәткән икән. Киткәнче лапасын ясап бетерде. Менә бит, иртәгә сугышка чыгып китәргә, ә ул киткәнче дип ашыгып лапасын ясый. Тик үзенә генәbr / сугыштан кайтырга насыйп булмады, - дип авыр сулап куйдыbr / Тәлгать абый. - Менә шуны бер онытасым юк. Җиңү көнен дә алай ук хәтерләмим./p pГомер буена туган авылы Габдрахманда яши, шунда гаилә кора, тормыш иптәше Рәшидә апа белән балалар үстерәләр. Намуслы хезмәт белән икмәк ашап яши торган кеше ул. Бала чагы авыр сугыш елларына туры килә аның. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан әтиләре 1940 елның гыйнварында үлеп китә. Әниләре өч бала белән тол кала. Май аенда маллары белән каралты-куралары яна. Бер елдан сугыш башлана./p p- Күрмәгән калмады инде. Безнең монда пуля гына очмады. Сугышка китүчеләрне, кайтучыларны күрдек. Җиде яшемнән эшләргә тотынган идем, әле хәзер дә аяк өстендә, - ди Тәлгать абый. - Безнең инәй бик уңган, бик гадел кеше иде. Мин аның белән эшкә ияреп барган идем. Апа, малаең ат куарга бик әйбәт икән, диделәр. Мин бик куандым инде. Миңа сөенеч. Шулай итеп мин икмәк суктыруда ат куа башладым. Өч тәртәгә икешәр ат җигелгән, алты ат. Алар никадәр тизрәк әйләнсәләр, шулкадәр яхшырак суктыра. Бертуктамый атларны куып торырга кирәк. Бу хәзерге машиналарның газына баскан кебек. Иртән мине салам арасыннан уятып торгызалар да, азрак капкалап алганнан соңbr / эшкә. Ипине дә 50 нче елларда гына туя ашый башладык. Сугыш вакытында безне өшегән бәрәңге беләнbr / үлән саклап калды инде. Урманнан капчык-капчык үлән ташыйbr / идек./p pТәлгать абый азрак сөйли дә туктап тора. Аннан тагын дәвам итә. Үткәннәрен кинокадрлардан караган кебек хәтерен яңарта./p p- Кашыклап бүлгән он өчен генә эшләмәдек, дошманны җиңәргә дип эшләдек. Бер тиенсез урман кискән чакларыбыз бар иде. Хәзер бит әкияттәге кебек яшибез. Авылыбыз авыл түгел, шәһәр. Мин мәчеттә дә кешеләргә, зиратны да, мәчетне дә Габдрахманныкы дип түгел, минеке дип яшәгез, дип әйтеп киләм. Шулай яшәргә кирәк./p pӘйе, 90 яшенә якынлашып килгән Тәлгать Салих улы Садыйков бүген ялгызы гомер итә. Балалары, оныкларының ярдәмен, кадерен тоеп яши. Ул киленнәрен дә кызларым дип кенә тора. Оныклары, балалары ярдәме белән хаҗ гамәлен кылырга да насыйп була аңа. Ил карты булып, бүгенге тормышына шөкерана кылып, ил-көннәребезгә тынычлык, малларыбызга бәрәкәт теләп дога кыла. Ә тынычлык һәркемгә дә бик тансык./p p /p pРәфкать Шаһиев/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/51892"http://almet-rt.ru/news/tormysh-yashesh/51892/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/913088 Язык: Татарский