Опубликовано ср, 11/05/2022 - 10:46 пользователем TatFrontu.ru pБыел Татарстанның эзләнү отрядлары Волгоград һәм Мурманск өлкәләрендә эзләнү эшләре алып барачаклар./p pАлар ел саен Бөек Ватан сугышы елларында каты бә-релешләр барган урыннарга барып, казыну эшләре белән шөгыльләнәләр. Яу кырларында башларын салган сугышчыларның җәсәде калдыкларын алып кайтып, аларның табылган туганнары белән элемтәгә кереп, калдыкларны җиргә иңдерәләр, шулай ук үзләре тап булган сугыш кирәк-яракларын алып кайталар. Узган ел гына да эзләнү отрядлары тырышлыгы белән 400 дән артык совет армиясе сугышчысы туган якларына «әйләнеп кайтты»./p pҺәр казыну эшләре алдыннан эзләнүчеләрне җитди әзерлек эшләре көтә. Алар архивларны, әлеге урын белән бәйле карталарны, сакланган документларны өйрәнәләр./p pВолгоград өлкәсендә дүрт эзләнү отряды, шул исәптән Әлмәтнең «Татнефть-Поиск» отряды тарафыннан бүгенге көнгә 108 сугышчының җәсәде җир өстенә күтәрелгән инде. Ике сугышчының исемнәре ачыкланган, туганнарын эзләү бара./p pВолгоград өлкәсенең Городище районында эзләнүчеләр палатка урнаш-тырган вакытта очраклы рәвештә өч сугышчының җәсәденә тап булалар./p p«Татнефть-Поиск» отряды экспедициягә 29 мартта кузгалган булган. Ике атна дәвамында алар Неклиново районы территориясендә эшләгәннәр. Анда өч сугышчының җәсәденә тап булганнар. Алар янында өч медальон табылган. Берсе кыйпылчык белән урталай ярылган. Сугышчыларның җәсәде Казанга ДНК экс-пертизасына озатылган./p p /p p"Әлмәт таңнары", 8 май 2022 ел/p pТулырак: a href="http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/51897"http://almet-rt.ru/news/mgyiyat/51897/a/p Источник: https://tatfrontu.ru/node/913086 Язык: Татарский