Безнең музейга рәхим итегез!

p Безнең Ринат Галеев исемендәге Сөләй урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Туган якны өйрәнү” музее уңышлы эшләп килә./p p      Музейда барлыгы  700 ләп экспонат бар. Һәр экспонат бай һәм тарихи әһәмияткә ия. Чөнки һәрберсендә ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана. Безнең музей балаларда гына түгел, өлкән яшьтәге  кешеләрдә дә зур кызыксыну уята. Балалар өчен мондагы экспонатлар яңа әйбер булса, олылар өчен якты хатирәләр... Алар тәэсирләнеп, балачакларына, яшьлекләренә кире кайткан кебек хис итүләрен сөйлиләр./p p      Мәктәп музее тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Музей - үткән белән бүгенгене тоташтырып торучы тарих капкасы ул. Анда тупланган экспонатлар, материаллар ярдәмендә укучыларны актив эшчәнлеккә юнәлтеп, аларның күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе уятырлык күп төрле чара үткәрергә була. Музейда лекция-әңгәмәләр, викториналар һәм фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла./p pМәктәптә уздырылган бик күп чаралар туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән башлана. Музей җитәкчесе - эзләнүчән, тынгы белмәс, күп төрле сәләткә ия булган Гатауллина Гөлнара Әнвәр кызы - менә инде ничә еллар дәвамында укытучылар, укучылар, авылдашлар белән нәтиҗәле эш алып бара. Музейда экскурсоводлар - 6 сыйныф укучылары. Алар музейның бүлекләренә сәяхәткә алып керәләр. Имангулова Гөлсем мәктәп тарихын сөйли, Бакиева Алсу авыл тарихы белән таныштыра. Ахметшин Ильдар чыгышы белән СССР чорына алып кайта.br / Музейның төп бүлеге Бөек Ватан сугышына багышлана. Авылдашыбыз Советлар Союзы герое Әхмәдуллин Мотыйк Әхмәтҗан улына багышланган бүлек белән Гайнетдинова Алина таныштыра. ЗульмиеваИлина"Борынгы татар авылыйорты" бүлегендәурнашканкадерлеэкспонатларбеләнтаныштыра.br / Безнеңмузейгарәхимитегез!/p pГатауллина Гөлнара Әнвәр кызы,/p pТатарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы/p pмуниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе/p p“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең/p pтарих һәм җәмгыять белеме укытучысы/p
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913366
Язык: 
Татарский