pБөек Ватан сугышына Әлмәт шәһәренең 1 нче мәктәбе 14 укытучысын озата. Шуларның бары тик алтысы гына туган шәһәребезгә әйләнеп кайта. Алар арасында талантлы укытучы, оста оештыручыstrongМирза Каюм улы Таһиров/strong та була./p pМирза Каюмович - гаять авыр гомер юлы узып, тормышта лаеклы урынын тапкан шәхес. Ул 1909 елның 1 августында Чүпрәле районы Чокалы авылында ишле гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килә. Әтисе Каюм мулла вафат булганда Мирзага әле бары 10 яшь кенә була. Сабый чагында Буа шәһәренең балалар йортында да тәрбияләнергәтуры килә Мирза Каюмовичка. Алай гына да түгел, ул үзенең 4 туганын яшьли югалта. Тормыш терәгенә әверелгән апасы Шәмсенур аңа укытучы һөнәрен сайлара ярдәм итә. Шушы юнәлеш буенча белем алгач,эшчәнлеген туган төбәгендә, аннан соң Казан шәһәрендә дәвам итә М.Таһиров. 1940 елда Әлмәт авылына күченеп килә һәм мәктәбебездә укыта башлый./p pДәһшәтле Бөек Ватан сугышы, кызганычка каршы, Мирза аганы да читләтеп үтми. Ул 1941 елның 20 сентябрендә фронтка китә. 1942 елның язында сугыш кырындакаты яралана, 1 күзен югалта, бик озак вакытлар госпитальдә ята. Кайгы үзе генә йөрми диләр, шушы борчулы вакытларында ул туган ягыннан авыр хәбәр ала: тормыш иптәше, 2 яшьлек улларын ятим алдырып үлеп китә./p pӘлмәткә әйләнеп кайтканнан соң, яралары да ныклап төзәлеп бетмәгән килеш, җиң сызганып укыту-тәрбия эшенә тотынырга туры килә Мирза Каюмовичка. Мәктәп өчен гаять авыр чор була бу. 1942 елның декабрь аеннан мәктәп мөдире (директор) итеп билгеләнеп, 1943-50, 1955-70 елларда бу эшне намус белән башкара ул./p pМирза Каюм улы Әлмәт шәһәре 1 нче урта мәктәбенең данын еракларга тарата. Ул талантлы педагог, оста оештыручы буларак мәктәбебез тарихына алтын хәрефләр белән язылган шәхес. Мирза аганың мәгариф өлкәсенә һәм шулай ук илебез азатлыгы өчен керткән батырлыгы онытылмасын, киләсе буыннарга тапшырылсын өчен без музейда легендар шәхескә багышланган сыйныф сәгатьләре, чаралар уздырабыз. Мәктәбебезгә аңа багышлап истәлек тактасы куелу һәм белем йортыбыз урнашкан урамга М.К.Таһиров исеме бирелү үзе генә дә әлеге шәхеснең бөеклеген күрсәтеп торучы мисаллар./p pНуриева Гөлназ Хамис кызы,/p pтуган тел һәм әдәбият укытучысы,/p pмәктәп тарихы музее җитәкчесе/p
Источник:
https://tatfrontu.ru/node/913362