Бөек Җиңүнең 77 нче язын каршылап...

Бөтен ил өстенә килгән бәхетсезлек 1941-1945 елларда Ватан сугышы авырлыгын Урсалабаш халкы да үз җилкәсендә зур намус белән күтәрде. Авыл фронтка үзенең 206 улын озата. Шуларның туксан өче ил өчен батырларча сугышып корбан була. Күп кенә гаиләләр бер өй эченнән өчәр-дүртәр кеше озаталар.

Авылдашыбыз Әхмәдуллин  Мотыйк Әхмәтҗан улы 1910 елда Татарстан АССРның Әлмәт районы Урсалабаш авылында туган. Милләте – татар. КПСС члены. Кызыл Армиягә 1932 елда алынды. Сугыш алдыннан Ленинград өлкәсендә урман промышленносте хуҗалыгында эшләде.1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышында катнашты. СССР  Верховный Советы Президиумның 1945 ел 24 март Указы белән Мотыйк  Әхмәдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирелде. 1974 елдавафатбулды.

ӘлмәтрайоныныңУрсалабашавылыколхозчысыМотыйкӘхмәдуллинбөтенсугышбуена сапер хезмәтенүти. Баштаул Карелия фронтындахезмәтитә, аннарыДнепрныкичә, Украина һәм  Молдавиядәге  һөҗүмнәрдәкатнаша. Туганҗирнеазатитүче Совет гаскәрләренеңюлындошманоборонасыныңкүпрубежлары, киңелгалар, кешеүтәалмаслыксазлыкларкиртәли. Саперларсугыштачын-чыннан  могҗизаларкүрсәтәләр. Тизарадакүперләрсалалар, елгаларашачыгуурыннарынәзләптабалар, миналанганкырлардатыкрыкларачып, частьләргәалга бару өченюлларачалар.

1944 елныДнепрныкичкәндә, Әхмәдуллинөзлексезутастындапехотаныңһәмартеллериянеңалгыотрядларынкаршы як яргаташый.

Днепр плацдармындагысугышларөченӘхмәдуллин “Кызыл Йолдыз”  орденыбеләнбүләкләнә. Аннан соңул, үзчастебеләнбергәдәүләтчигенүтеп, Европаның фашизм коллыгында калган илләренәаяк баса.

1944 елныңкөзендә инженер-сапер бригадасыподразделенияләреВенгриядәһөҗүмитүчечастьләргәТисса  елгасынабарыпчыгаргаярдәмкүрсәтәләр.

1944 елның ноябрь ахырларындабезнеңчастьләрДунайгабарыпҗитеп, аныБудапешткаякынурындакичәргәхәзерләнәләр.

Дунай аркылычыгу 5 нчедекабрьгәкаршытөндәбашлана....

Бу сугыштан  соң бригада командиры гына түгел, бәлки,  Гвардия укчы часть командиры да Әхмәдуллинга Советлар Союзы Герое исеме бирүне сорап тәкъдим иткәндер.

Ул  Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган, Ленин Ордены, “Алтын йолдыз” медале, “Кызыл йолдыз” ордены, “Батырлык өчен”, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Будапештны алган өчен”, “В.И.Ленин тууына 100 ел тулу хөрмәтенә”, “Батыр хезмәт өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

М. Әхмәдуллинның батырлыгы онытылмый. Сөләй мәктәбе тарихи музеенда Мотыйк Әхмәдуллинның фотолары, документлары, истәлек дәфтәре, Ленин ордены, туганнары, дуслары язган истәлекләр саклана. Алар безнең музейның төп фондын тәшкил итә. Музейда 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм М.Әхмәдуллинга багышланган бүлек эшли. Авылга кергәндә аңа стелла куелган, мәдәният йорты ишек алдында аның бюсты тора. Урсалабаш авылының узәк урамы Әхмәдуллин исемен йөртә. Без авылдашыбыз белән горурланабыз.

Җиңү бәйрәмендә һәр ел саен сугыш батырларын искә алу өчен авылыбыз уртасында урнашкан Мотыйк Әхмадуллин бюсты янына  җыелабыз. Быел бу чара 7нче май көнне үтте.Һәйкәл янында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан митинг уздырылды. Биредә Сөләй урта мәктәбе коллективы, Урсалабаш авылында яшәүче укучылар, авыл халкы һәм тыл батырлары катнашты. Мәктәбебез укучылары бәйрәмдә катнашучыларга әдәби-музыкаль монтаж тәкъдим иттеләр һәм тыл батырларына, килгән кунакларга георгий тасмалары тактылар. Митингта авыл җирлеге башлыгы Бикбаев Ансар Җәүдәт улы, Ветераннар оешмасы җитәкчесе Хурамшина Лилия Камилкызы да катнашты. Алар да авыл халкына үзләренең котлауларын җиткерделәр. Мәктәбебез укучылары, Россия күләмендә узучы "Үлемсез полк" акциясенә кушылып, сугыш батырларының портретларын күтәреп авылыбыз урамнары аша уздылар. Шулай ук авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Мотыйк Әхмәтҗан улы Әхмадуллин бюстына укучылар веноклар куйдылар, батырларыбызны 1 минут тынлык белән искә алдылар.

Һәркем: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын иде,"- дигән теләктә калды.

Гәрәева Гөлмира Абдулла кызы,

Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе

“Галеев Р.Г.  исемендәге Сөләй урта  гомуми  белем  мәктәбе”нең

туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы,

Прикреплённые изображения: 
Источник: 
https://tatfrontu.ru/node/913361
Язык: 
Татарский